Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәридә Кирамова район башлыгының Мактау грамотасын алды

Җирле үзидарәләр өлкәсендә озак еллар куйган нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан район архив бүлеге җитәкчесе Кирамова Фәридә Хәмит кызына район башлыгының Мактау грамотасы һәм ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фәридә Кирамова Вәрәшбаш авылында дөньяга килә. 1986-1991 елларда район комсомол комитеты секретаре буларак ул җирлекләрдә комсомол комитетларының эшчәнлеген үстерү, яшьләрне берләштерү һәм үсеп килүче буынны комсомол сафларында тәрбияләүгә зур өлешен кертә. Соңрак, хезмәт юлын мәгариф системасында дәвам итеп, ике дистә елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә тырыш хезмәт куя. Бу хезмәте дә югары бәяләнә Фәридә Хәмитовнаның - 2006 елда "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Шул елда аны район архив бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу өлкәдә дә үзен җаваплы, төгәл хезмәткәр итеп танытты Фәридә Кирамова. Архив бүлегендә сакланучы материалларны тәртипкә салу, төрле оешмаларның тапшырылган архив белешмәләрен билгеле тәртиптә туплау, бүлектә сакланучы документларның базасын булдыру буенча да күпкырлы эш башкара ул. Төрле архив белешмәләрен үз вакытында райондашларыбызга җиткерүдә вакытын да, көчен дә кызганмый. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X