Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән өчен җитәкчегә штраф салынды

Мөслим районы прокуратурасы, гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә, җаваплылыгы чикләнгән "Безопасность ОГ" җәмгыятендә РФ Хезмәт кодексының үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында җәмгыятьтә Хезмәт кодексын тупас бозулар ачыкланды, биредә хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә рәсмиләштерелмәгән. Хезмәт мөнәсәбәтләре барлыкка килүгә карамастан, җәмгыять директоры, Хезмәт кодексының 15, 56, 67 маддәләре таләпләрен бозып, эш бирүче белән хезмәткәр арасында закон...

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Безопасность ОГ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Р. Т-ка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 3 бүлеге 5.27. маддәсе - ягъни хезмәт килешүен яки хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы фактик мөнәсәбәтләрне җайга салучы гражданлык-хезмәт килешүен рәсмиләштермәгән яки тиешенчә рәсмиләштермәгән өчен (административ хокук бозу, ягъни 28.07.2016 көненә гамәлдәге редакциядә), административ эш ачылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе карары нигезендә, Р. Т-в административ җаваплылыкка тартылган, аңа 17 мең сум күләмендә штраф салынган.

Мөслим районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X