Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт коллективларында. "МОСТ" җәмгыяте эшчәнлеге турында

Җирлегебезнең инфраструктурасын үстерүдә 2006 елдан бирле юллар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче "Мост" җәмгыятенең өлеше зур. Узып баручы сезонда коллектив көче белән нинди эшләр башкарылган соң? Әйдәгез, шуларны барлыйк. - Сезонны апрель аенда Мөслим-Әлмәт һәм Мөслим- Яр Чаллы трассаларын тоташтыручы өченче әйләнеч юл төзү белән башлап җибәргән идек. Республика программасы...

Җирлегебезнең инфраструктурасын үстерүдә 2006 елдан бирле юллар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче "Мост" җәмгыятенең өлеше зур. Узып баручы сезонда коллектив көче белән нинди эшләр башкарылган соң? Әйдәгез, шуларны барлыйк.

- Сезонны апрель аенда Мөслим-Әлмәт һәм Мөслим- Яр Чаллы трассаларын тоташтыручы өченче әйләнеч юл төзү белән башлап җибәргән идек. Республика программасы нигезендә төзелгән әлеге юлның озынлыгы - 2,5 км, киңлеге - 10 м. Юлга быелга грунт катламы һәм гравий түшәлде, - ди "Мост" җәмгыяте директоры Фиргать Галимов.

Мөслимнең көнбатыш өлешеннән "Кояшлы Ык" ял зонасына төшү юлы да республика программасы кысаларында алар көче белән салынды. 800 м озынлыктагы юлга грунт һәм ком-гравий катнашмасы җәелде. Моннан тыш Кооператив урамыннан ял зонасына илтүче юлларда асфальт җәю өчен нигез һәм машиналар өчен тукталыш урыны эшләп куйдылар. Республика Юл фонды программасы нигезендә Мөслимдәге Колхоз, Тукай, Гагарин, Банк урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларына, "Миләшкәй" балалар бакчасы территориясенә гравий һәм вак таш җәеп, асфальт җәю өчен нигез салынды. Быел район үзәгендә шактый объектларда барган ремонт төзү эшләреннән мостлылар да читтә калмады. Күптармаклы уку-укыту үзәге территориясенә асфальт җәю өчен гравий һәм вак таштан нигез салу, шунда ук өйрәнү полигонында 1 кмга якын озынлыкта ком-гравий катнашмасыннан ясалма юл эшләү, "Җәмигъ" мәчете тирәсендәге төзекләндерү эшләрендә катнашу, универсаль спорт залына алып керүче юллар һәм машиналар тукталышы өчен нигез әзерләү кебек эшләрдә дә вакыт һәм ял белән исәпләшмичә хезмәт куйды коллектив хезмәтчәннәре. Шашин, Рәшитов, Октябрь, Кооператив урамнарында җәяүлеләр өчен тротуарлар салуда да күләмле эш башкардылар.

Соңгы елларда авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына урам юлларын төзекләндерүдә дә актив эшли мостлылар. Быел Исәнсеф җирлегендә, Тугаш, Михайловка, Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш, Метрәй, Сал. Мухан, Олы Чакмак, Яңа Усы, Игенче авылларында урам юллары эшләнде. Бүгенге көндә Иске Карамалы авылы үзәгендә мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданга асфальт җәю, бордюрлар урнаштыру белән мәшгуль алар.

- Һава шартлары мөмкинлек бирсә, быел Мөслимдәге ат спорты мәктәбенә илтүче юлларны һәм территорияне киләчәктә асфальт җәю өчен әзерләп калдырырга ниятлибез. Әле бу көннәрдә Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында федераль программа кысаларында төзекләндерү эшләре башкарабыз, - ди Фиргать Галимов.

Шунысы мөһим: нинди генә объектка алынсалар да, эшне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен җәмгыятьнең ныклы матди-техник базасы бар. Быел язын сәгатенә 25 кубометр бетон эшләп чыгаручы завод сатып алганнар. Июль аенда исә бордюр, брусчатка кебек бетон эшләнмәләр чыгаручы линия кайтарып монтажлап та куйганнар. Заводка 3 тонна күтәрешле "ТСМ" төягече дә алынган. Хәзер инде юл-тротуар төзелешендә үзләрендә җитештерелгән материалларны да кулланалар.

Оешма куәтле техник базасы белән генә түгел, озак еллар юл эшендә хезмәт куеп, тәҗрибә туплаган профессионаллары белән дә көчле. Бүгенге көндә җәмгыятьтә 20 дән артык эшче-хезмәткәр исәпләнә. Сезон вакытында аларның саны тагын да арта. Һәр участокта эшнең көйле баруы өчен җавап бирүче Рөстәм Шәяхмәтов универсал булуы белән аерылып тора. Үзе үк директор урынбасары да, инженер-механик та, юл төзү мастеры да. ПТО начальнигы Инсаф Мөхәммәтшин, төзүче-прораб Солтан Вәлиев, бетон заводын көйләп-эшләтеп торучы универсал Рамил Харисов, бульдозерчы Рамил Габдуллин, грейдерчылар Рамис Хафизов, Айрат Латыйпов, экскаваторчылар Ришат Заһриев һәм Илнар Кашапов, шоферлар Радик Хаҗиев, Илнур Кашапов, Фирдәвес Рәхимуллин, юл эшенең бар нечкәлекләрен белеп башкарулары, тырыш булулары белән башкалардан аерылып торалар. "Безнең хезмәт сезонлы булса да, юлларның халыкка озак хезмәт итүен телибез", диләр юлчылар.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев