Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт килешүләре буенча стаж исәпләү

Хезмәт кенәгәсе алып барылмаган очракта, хезмәт килешүе буенча эш чорлары язмача хезмәт килешүе белән раслана. Әлеге хезмәт килешүе ул чордагы законнар нигезендә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Предметы эш башкару яисә хезмәт күрсәтү булган гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча эш чоры шул килешү һәм мәҗбүри түләүләр башкару турында эш бирүче документы белән раслана (килешү хокук барлыкка килгән көнгә гамәлдә булган гражданлык законнары буенча рәсмиләштерелгән булырга тиеш). Бу очракта иминият стажына кертелүче эш чоры мәҗбүри түләүләр түләү чорына туры килгән килешүнең гамәлдәге вакыты нигезендә билгеләнә. Килешүнең гамәлдәге вакыты билгеләнмәсә, әлеге чорның дәвамлылыгы мәҗбүри тәләүләр башкарылган чордан чыгып исәпләнә.

Авторлык һәм лицензияле килешүләр буенча эш чоры хокук барлыкка килгән көнгә гамәлдә булган гражданлык законнары нигезендә рәсмиләштерелгән шул килешүләр һәм РФ Пенсия фондының территориаль органы яисә территориаль салым органының мәҗбүри түләүләр түләнүе турындагы документы нигезендә раслана.

Хезмәт килешүләре яисә гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзүгә кадәр булган вакыт өчен килешүләр буенча аерым гражданнарның (өй эшчеләре, нянялар, секретарьлар, машинисткалар һ. б.) эш чорлары эшкә яллаучы һәм эшче арасындагы профсоюз органнарында теркәлгән килешү һәм РФ Пенсия фондының территориаль органы яисә территориаль салым органының мәҗбүри түләүләр түләнүе турындагы документы белән раслана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X