Хезмәт кенәгәсе – стажны раслаучы төп документ
818
0
0

Пенсиягә чыкканда иминият стажы иминиятләнгән затның шәхси счетындагы мәгълүматлар һәм (яисә) хезмәт кенәгәсе һәм башка документлар нигезендә исәпләнә. Гражданнар мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фонды белгечләре беренче чиратта тапшырылган документларның дөрес тутырылуын тикшерәләр һәм аларга хокукый бәя бирәләр. Стажны раслаучы документлар һәрвакытта да нормаларга туры килми, бу исә гражданнарның пенсиягә хокукларын тулы...
Пенсиягә чыкканда иминият стажы иминиятләнгән затның шәхси счетындагы мәгълүматлар һәм (яисә) хезмәт кенәгәсе һәм башка документлар нигезендә исәпләнә. Гражданнар мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фонды белгечләре беренче чиратта тапшырылган документларның дөрес тутырылуын тикшерәләр һәм аларга хокукый бәя бирәләр. Стажны раслаучы документлар һәрвакытта да нормаларга туры килми, бу исә гражданнарның пенсиягә хокукларын тулы күләмдә исәпкә алырга мөмкинлек бирми. Төгәл булмаган язу эш вакытының теләсә кайсы чорында була ала. Пенсия яше җитүгә исә оешманың инде булмавы бар, документлар да архивка тапшырылмаска мөмкин.
Хезмәт кенәгәсендә фамилия, исем, әтисенең исеме паспорттагылар белән тулысынча туры килергә тиеш. Төзәтү булса, бу хакта кадрлар хезмәте белгеченең язуы булуы шарт. Фамилия үзгәрсә, нинди документ нигезендә үзгәртелүен күрсәтеп язарга кирәк. Эш турындагы барлык язуларда да нинди документка нигезләнгән булулары (эшкә кабул итү яисә эштән азат итү турындагы боерыкның саны һәм датасы) күрсәтелүе мөһим.
Хезмәт кенәгәсендәге язуларны карап, төгәлсезлекләр булса, үзең эшләгән оешманың кадрлар бүлеге белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хезмәт кенәгәсендә күрсәтелмәгән стажны раслау өчен өстәмә документларны алдан әзерләү шарт.
"Электрон формада пенсия билгеләү буенча әзерлек эшләрен оештыру турында"гы ТР Министрлар Кабинеты карары (№330, 20 май, 2013 ел) нигезендә кадрлар хезмәтенең җаваплы белгечләре, пенсиягә китүче хезмәткәрләргә документларның электрон үрнәкләрен алдан әзерләп, Пенсия фондына тапшырырга бурычлы. Пенсионерларга исә Пенсия фондына бары тик пенсия рәсмиләштерүгә гариза язар өчен генә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 2015 елның маеннан пенсия билгеләү турындагы гаризаны РФ Пенсия фондының "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты" сайты аша да биреп була.
Район пенсия бүлеге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.2700
-
20 май 2022 - 20:30Тузганак чәчәгеннән бал Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.97302
-
20 май 2022 - 19:27Авылым тарихы. Ташлыяр Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган.62500
-
20 май 2022 - 17:23Яңа Усы авылында – кунаклар Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.14600
-
20 май 2022 - 16:26Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә! Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!57000
-
20 май 2022 - 14:56Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтә башладылар 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә.10300
-
20 май 2022 - 13:23Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын Мәктәптә ел буена барган Рушат дәресләренең йомгаклау әңгәмәләре мемориаль комплексның халык хәтере өчен әһәмияте, төзелү максаты, анда үз-үзеңе тоту кагыйдәләренә багышланды.13200
-
20 май 2022 - 12:29Әстерхан Сабантуе Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.17600
-
20 май 2022 - 10:35Юллар хаталарны кичерми Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе.20600
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5063302
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.366700
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.316801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).231804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.193203
© 2011 - 2022. Мослим (Муслюмово). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
О фактах коррупции можете сообщить на электронную почту muslimau@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+