Хезмәт кенәгәләренә “Үз теләге белән эштән китте” дип язуга да каршы эшчеләр

Олы Чакмак авылы мәдәният йортында җыелыш узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район активы, авыл халкы катнашты. Биредә "Мөслим" агрофирмасының банкротлыкка чыгу читенә җитүе хакында сөйләшү булды. Ә бу хуҗалыкта хезмәт куючы сыер савучылар, механизаторлар - 100дән артык кеше эшсез калды дигән сүз.
Кайчандыр гөрләп торган хуҗалыкның бөлгенлек сызыгын үтеп, терлек торакларына амбар йозаклары салынуы биредә җитәкчелек иткән хуҗаның дөрес эш алып бармавын да ишарәли. Гыйнвар аеннан алып хезмәт хакын күрмәгән савымчылар да, терлекчеләр дә зар елый.
Халыкның ризасызлыгы аңлашыла да. Көн дә кирәкле булган ипи-чәй, башка кирәк-яракларны алыр өчен бер тиен акчаң булмаганда, моңа өстәп ай да исәп-хисап ясау мәҗбүри булган коммуналь түләүләрне исәпләгәндә, халык тишек тагарак алдында калды.
Олы Чакмак, Сал.Мухан, Баланлы, Шуганка, Ташлыяр, Михайловка бүлекчәләрен үз эченә алган "Мөслим" агрофирмасына, дөресен генә әйткәндә, ныклы куллы җитәкче кирәк! Авыл халкы сүзе белән әйтсәк, "киләләр дә ташлап китәләр" кебек булмасын!
Хезмәт кенәгәләренә "Үз теләге белән эштән китте" дип язуга да каршы эшчеләр. Мәҗбүри өйдә утырырга тиеш булган апа-абыйлар алай эшләгәндә бер тиен дә акча алалмыйлар булып чыга. Бу мәсьәләдә дә ачыклык кертте район башлыгы. "Халыкны җәберләүгә юл куймыйк. Кирәкле документларны теркәгәндә аларга ярдәм күрсәтелсен", - диде. Кенәгәләргә "Эштән кыскартылды" дигән язу сырланганда, аларга күпмедер вакыт акча түләнәчәк. Алынмаган хезмәт хаклары да тиененә кадәр түләнәчәк дип ышандырдылар халыкны. Тик бөтен гомерен хуҗалыкка багышлап, авыл тормышы белән яшәгән апа-абыйлар өчен бу баланы кәнфит биреп алдау кебек кенә. Пенсиягә чыгарга санаулы еллар гына калганда, алар хәзер каяндыр эш эзләргә мәҗбүр. Ә 50дән узганнарны, үзегез беләсез, эшкә алам дип торучылар юк. Мәсьәлә шушы җирлектә бушап калган терлек торакларын мөгезле эре терлек белән тутырып, халыкны эш белән тәэмин итеп, вакытында хезмәтенә күрә акчасын түләп бара торган хуҗа килгәч кенә чишелер кебек.
Лилия Шәймиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 10:22Сары губка – пыяла өчен Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була.3000
-
20 май 2022 - 20:30Тузганак чәчәгеннән бал Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез.97602
-
20 май 2022 - 19:27Авылым тарихы. Ташлыяр Ташлыяр – Мәллә елгасы буенда урнашкан авыл. Мөслимнән көньяк-көнбатышка таба 17 км ераклыкта. XVIII гасырның беренче яртысында эчке эшләр министры А. М. Горчаков биләмәләрендә нигез салынган. 1861 елга кадәр халкы башкорт-вотчинникларга һәм типтәрләргә бүленгән. Бу чорда авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, шулай ук балта осталыгы эше киң таралган булган.62700
-
20 май 2022 - 17:23Яңа Усы авылында – кунаклар Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.15000
-
20 май 2022 - 16:26Суд залыннан. Яман дусларны иш итмә! Кәрәзле телефоннарның ниндиләре генә юк хәзер! Гади кнопкалы телефоннарны күптән онытып, андроид, айфон, айпадлар кулланабыз. Ләкин бу кыйммәтле замана техникасын алу өчен кесә ягың да калын булырга тиеш шул!57100
-
20 май 2022 - 14:56Казан белән Болгарда уникаль ут тамашасы күрсәтә башладылар 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә.10500
-
20 май 2022 - 13:23Әхлакый кыйммәтләр кечкенәдән салынсын Мәктәптә ел буена барган Рушат дәресләренең йомгаклау әңгәмәләре мемориаль комплексның халык хәтере өчен әһәмияте, төзелү максаты, анда үз-үзеңе тоту кагыйдәләренә багышланды.13400
-
20 май 2022 - 12:29Әстерхан Сабантуе Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.17700
-
20 май 2022 - 10:35Юллар хаталарны кичерми Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе.20700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5063402
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.366800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.316901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).231904
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.193303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика