Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән Мөслимдәге бер җитәкчегә прокуратура штраф салды

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Органик-Групп "Ык" җәмгыятендә хезмәт турындагы законнарның үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, оешмада хезмәт турындагы законнар тупас бозылган, бу эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләмәүдә чагыла, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 136 маддәсен бозып, хезмәт хакы оешмада айга бер тапкыр түләнә. Эштән азат ителгән хезмәткәрләр белән исәп-хисап азат ителгән көндә башкарылмый. Тикшерү вакытына оешманың 360 эшчегә хезмәт хакы буенча 4 130 415,00 сум бурычы бар иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан "Органик-Групп "Мөслим элеваторы" ҖЧҖнә карата прокурор реагированиесе чараларының бөтен комплексы кулланылды. Мәсәлән, директорга хезмәт законнарны бозуны бетерү кирәклеге турында гариза кертелде, җаваплы затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

"Органик-Групп "Ык" ҖЧҖ директоры 50 яшьлек З. Ш-ка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе 6 бүлеге буенча (хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган хезмәт турындагы законнарны һәм башка хокукый-норматив актларны бозу) административ эш кузгатылды. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе карары белән З. Ш. 17 000 сум күләмендә штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев