Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакын кем түләр?

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле"җәмгыятенең "Урожай", "Ык", "Мөслим ашлык кабул итү предприятиесе" филиалларында хезмәт кануннары үтәлешен тикшерде.Тикшерү барышында биредә эшләүчеләрнең, 2015 нче елның 31 мартында башка эшкә күчү сәбәпле, эштән азат ителүләре ачыкланды.

Хезмәт кануннары нигезендә эш бирүче, хезмәткәр эштән киткән очракта, шул ук көнне исәп-хисап ясарга тиеш булса да, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләнмәгән. 2015нче елның 1 маена җаваплылыгы чикләнгән "Сөт иле" җәмгыяте филиаллары эшчеләренә шушы елның февраль, март айлары өчен түләнмәгән хезмәт хакы 12 млн сум тәшкил итә.

Район прокуроры, тарафыннан Зәй районара тикшерү бүлегенә, югарыда күрсәтелгән фактларга нигезләнеп, җинаять эше кузгату буенча материаллар җибәрелде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев