Хәерле сәгатьтә!

"Чайка" кошчылык комплексы җитәкчесе шәхси эшмәкәр Дамир Шәңгәрәевнең эшчәнлеге районда гына түгел, республикада да билгеле. Биредә үстерелгән кош-кортка сорау зур. Аларны башка респубикалардан, ерак төбәкләрдән дә килеп алалар. Бүген инде эшче тагын бер җитештерү тармагын булдырырга ниятли.
Узган ел кошчы фермерлар, илдәге икътисадый хәлгә бәйле, йомырка җитмәү проблемасы белән очрашты. Санкцияләр кертелү сәбәпле, Чебоксар кебек ерак республикалардан да йомырка ташыдык, ди алар. Дамир Шәңгәрәев төзергә ниятләгән репродукция үзәге әлеге проблеманы, һичшиксез, хәл итәчәк. Күптән түгел генә район башлыгы Рамил Муллин һәм төрле тармак вәкилләре катнашында әлеге төзелешкә тантаналы төстә старт бирелде.
Репродукция үзәге яруслы, ягъни берничә катлы эш принцибына көйләнәчәк. Димәк, булачак үзәк аз урынны таләп итә. Эшмәкәр фаразларынча, булачак торакта барлыгы 37 мең баш тавык асраячаклар. Алар елына 3 млнга якын йомырка салырга сәләтле. Йомыркаларның кайда реализацияләнәчәге дә инде билгеле. Беренче чиратта, алардан үзләре чеби чыгарырга ниятли. Шул ук вакытта районда эшләүче башка кошчыларга да йомырка кирәк бит. "Барлык кошчыларның эш күләмен исәпә алганда, елына 3 млн йомырка җитеп тә бетмәячәк", - ди Д. Шәңгәрәев.
Республика күләмендә йомырка салдыру үзәкләре бармак белән генә санарлык. Иң якыны Тукай районында урнашкан. Ләкин андагы йомырка тулаем "Челны бройлер" хуҗалыгында файдаланыла. Димәк, репродукция үзәгенең безнең районда булдырылуы Мөслим данын республика һәм күрше төбәкләрдә танытуга тагын бер этәргеч булачак. Шул ук вакытта яңа җитештерү тармагы белән бергә яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк.
Алеся Латыйпова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.800
-
5 июль 2022 - 11:04Видеокүзәтү җайланмалары куелды Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына видеокүзәтү урнаштылды!2500
-
5 июль 2022 - 09:40Юкә чәчәге Июнь азагы, июль башында дөньяны хуш искә күмеп юкә агачы чәчәк ата.4000
-
4 июль 2022 - 18:00"Су юлы" бәйрәме Әлмәт авылында узган бәйрәм бик күпләрнең күңеленә хуш килде12700
-
4 июль 2022 - 17:15Җәйге яллар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды12400
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.17000
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5420902
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.516800
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.459601
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).364704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.251501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика