Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчеләребез яза: мәктәпкә әти-әниләр ярдәм итә

Төгәл бер ел элек, белем көнендә 22 укучыны нәни кулларыннан җитәкләп, әти-әниләре беренче класска алып килде. Беренче көннәрдән үк алар белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килде, кулга-кул тотынып эшләдек. Мәктәпне - икенче өйләре, укытучы апаларын икенче әниләре кебек кабул иткән укучыларым да үз балаларым кебек якын. Монда әти-әниләрнең дә ярдәме...

Төгәл бер ел элек, белем көнендә 22 укучыны нәни кулларыннан җитәкләп, әти-әниләре беренче класска алып килде. Беренче көннәрдән үк алар белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килде, кулга-кул тотынып эшләдек. Мәктәпне - икенче өйләре, укытучы апаларын икенче әниләре кебек кабул иткән укучыларым да үз балаларым кебек якын. Монда әти-әниләрнең дә ярдәме зур. Укыган вакытта нинди генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, алардан беркайчан да "юк" дигән сүз ишеткәнем юк. Бер йодрык булып, аңлашып эшлибез. Ни дисәң дә, мәктәп тормышы, тәрбия процессы әти-әниләр ярдәменнән башка бармый. Башлангыч классларда бу бигрәк тә сизелә. Узган уку елында әти-әниләр ярдәме белән "Хәрефләр шәһәрчеге" проекты эшләдек. Әлеге проект ярдәмендә укучылар белән шактый бәйгеләрдә катнаштык.

Мәктәбебездә "Әтиләр советы" проекты уңышлы эшли. Аның кысаларында әтиләребез дә балалар тормышын тагын да кызыклырак итү өчен бөтен тырышлыкларын, фантазияләрен эшкә җигә. Республика мәгариф хезмәткәрләренең Мөслимдә узган август конференциясеннән бер генә кеше дә читтә калмагандыр. Класска кирәк булган ремонтны да бернинди авырыксынусыз, үз теләкләре белән башкарып чыкты әти-әниләр. Ремонт вакытында әти-әниләр үзләре белән балаларын да ияртеп килде. Үз хезмәтеңнең кадерле булуын, бергәләп матурлаган класс бүлмәсен тәртиптә тоту кирәклеген күңелләренә сеңдерде балалар. Укучыларымның тәрбияле, әти-әниләренең ярдәмчел булулары минем өчен иң зур шатлык! Мондый максатчан, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы әти-әниләр белән юлларыбызда бернинди дә киртә булмас!

Зөлфия Галимәрданова,

Г. Тукай исемендәге урта мәктәпнең 2 А классы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев