Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбәрчеләребез яза: минем милициям

Һәр елның 10 нчы ноябренда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Элек ул "Милиция көне" дип билгеләп үтелә иде, 2011 елдан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде.

Безнең буын кешеләре өчен исә бүгенге полиция һаман да милиция булып кала, без бу исемгә күнеккән. Хәтерлим, әткәмнең балачак дусты, сабакташы, Мөслимнең участок милиционеры Фазлыев Гариф абыйны мөслимлеләр фамилия белән дә атамыйлар, "Милиция Гариф" дип йөртәләр иде. Безнең телгә бу сүз якын булып кереп калды. Гариф абыйның, ап-ак китель, фуражка киеп, атка атланып, Мөслим җыенында берүзе тәртип саклаганнары әле дә күз алдымда. Кыяфәт искиткеч иде. Хәрби киемле иргә ат ныграк килешә шул.

Язмышлар күптөрле. Сугыштан соң элекке әсирләрне НКВД (милиция, полиция) органнары энәсеннән җебенә тикле тикшергәннәр, сатлык булмаганнармы, фашистлар белән хезмәттәшлек итмәгәннәрме, дип. 1946 елда, сугыштан соң Германиядә хәрби хезмәтен бетереп кайткач, Гата абзыема да НКВД работнигы Иванов Александр Федорович белән очрашырга туры килә. Әлбәттә, әсирлектә булган кеше курка мондый очрашулардан. Әмма Александр Федорович, абзыема тыныч яшәвен теләп, тикшерүне тәмамлый.

Сугыштан соңгы, болганышлар басылмаган, сугыш качаклары үз якларына китеп бетмәгән еллар. Авылларда төрле шикле кешеләр, чегәннәр, теләнчеләр йөриләр. Урларга байлык юк, әмма өйләрдән, ихатадан соңгы чүпрәгеңне дә, ризык та урлыйлар иде. Кайчак фашистлар белән хезмәттәшлек иткән кешеләрнең, тыныч урын эзләп, безнең якларга килеп урнашкан очраклары да булды. Хәзер "Йорт кнәгәсе" дигән әйбер юк. Без бала чакларда "Милиция Нәҗип" абый (Җәмилев Нәҗип), өйдән өйгә йөреп, шушы кнәгәләрне тикшерә иде, йортта яшәүчеләр андагы язмаларга туры киләме, шикле кешеләр килеп ояламаганмы, дип. Бу абзый вафат хәзер.

Аерым йортларда, объектларда чыккан янгыннарны исәпләмәгәндә, сугыштан соң Мөслимдә һәм авылларда зур хәвефләргә китергән каты янгыннар булганын хәтерләмим. Монысы да район милициясенең зур уңышы. Салам түбә, коры тал читәннәр, еллар авырлыгы сәбәпле, күптән каралмаган агач өйләр - авыллар бөтенләе белән утка азык булыр иде. Әмма милициянең янгыннарга каршы көрәшү хезмәте бу өлкәдә хәвефләрне булдырмас өчен барын да эшләргә тырышты. Бу хезмәтне җитәкләгән Суслиганов, соңрак Усманов Василий Арсланович, йорттан йортка йөреп, ихатада янгын сүндерү өчен багор, пумала, ком, чиләк кебек әйберләрнең барлыгын, өйләрнең, мичләрнең, коеларның торышын тикшереп тордылар. Хәзер мондый әйберләр кирәк түгел, ә ул чакларда ут чыгуга халык шуларга тотына иде. Суслигановны хәтерләүче кешеләр бар микән, ул мотоциклы капланып, һәлак булды. Илдә тәртип атыш, үтерешләр белән генә түгел, милициянең шулай көндәлек эшләве белән дә салынды.

Милиция эше авыр, җаваплы гына түгел, еш кына корбаннарга да китерә. 1991 нче елның 6 мае таңы Мөслим халкын тетрәндергән хәбәр белән туа: Метрәй авылында, гражданнарның иминлеген саклап, мылтык белән коралланган исерек җинаятьчене тоткарлаган чакта, милиция старшинасы Рәниф Хәертдинов каты яралана. Шушы яралардан ул 1991 нче елның 16 маенда вафат булды һәм үлгәненнән соң "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнде. Мөслимнең Рәниф Хәертдинов урамыннан узганда, белегез: ул безнең иминлегебез хакына үзен корбан итте.

Милиция илдә революцион вакыйгалар кызган, Рәсәй империясенең дәүләт структуралары җимерелгән, халык җинаятьчел көчләрнең аяусызлыгыннан чиксез кыерланган чакта, эшчеләрнең кораллы дружиналары булып туган иде. Яңа сыйфаттагы бу милиция отрядларына меңәрләгән эшче ирекле рәвештә килде. Бу отрядларның энтузиазмы, тырышлыгы, кыюлыгы илдә бандитизмны җиңәргә ярдәм итте. 1917 нче елның 10 ноябренда Эчке эшләр халык комиссары Рыков "Эшче милициясе турында" ("О рабочей милиции") карарга кул куя. Шушы дата милиция туган көн булып санала. Рәсми рәвештә аны милициянең туган көне, дәүләт статусындагы бәйрәм буларак 1980 елдан бәйрәм итә башлыйлар. Инде хәзерге заманга килсәк, 1990 елларда районда булган күпсанлы төрле хокук бозуларны, җинаятьләр кылуларны искә төшерсәк, мин, район эчке эшләр бүлеге үз алдына куелган бурычларны үти, җәмәгать тәртибен тиешенчә оештыра алды, дияр идем.

Милиция хезмәте нинди авыр булмасын, район эчке эшләр бүлегендә озак еллар хезмәт иткән династияләр бар. Бүгенге көндә Александр Федорович Иванов, Усманов Арслан Усманович, Хатбуллин Абдулла агай салган юлдан аларның балалары, оныклары, яшь буын туган-кардәшләре баралар. Бер Усмановлар династиясенең генә дә хокук сагындагы хезмәт стажы 200ләп елга туладыр. Бу - үзе бер батырлык, нинди авыр шартларда да бу династия вәкилләре милиция эшен башка, җинелрәк, җавапсызрак, куркынычсызрак эшкә алыштырмадылар.

Һөнәри бәйрәмегез белән, коллегалар! Намуслы, үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт!

РАЗИЯ ГЫЙЛАҖИНА,

Татарстан Республикасының атказанган юристы.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев