Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хат ташучы сумкасында ниләр бар? Тат. Бүләр почта бүлеге эшчәнлеге турында

Ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, үзенең тарихы белән ерак 1693 елларга ук барып тоташучы почта хезмәте әле бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый.

Почтальон диюгә күз алдыма иңнәренә олы сумка аскан хат ташучы апалар килеп баса. Ул сумка хатлар, типография буявы исе аңкып торган газета-журналлар белән шыплап тулган була. Бүген хат ташучылар андый тулы сумкалар белән йөрмәсә дә, әле хәзер дә аларны һәр йортта көтеп алалар. Вакытлы матбугат, пенсия-субсидия өләшүче дә, көндәлек кирәк товарларны алып кайтучы, өлкәннәрнең моң-зарларын, шатлыкларын бүлешүче дә ул почта хезмәткәре.

Тат. Бүләр авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе, шушы авылда һәм Иске Сәеттә хат ташучы хезмәтен башкаручы Җәмилә Фазлыева да - шундыйларның берсе. Инде дистә елга якын эшли ул почта бүлекчәсендә. Шуның җиде елын җитәкче булып. Җәмилә ханым үз эшен бик яратып һәм зур төгәллек белән башкара. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки 204 хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче бүлекчәдә бүген дистәгә якын төр хезмәт күрсәтелә: газета-журналларга яздыру белән бергә, 200 дән артык кешегә пенсия-субсидияләр өләшү, коммуналь хезмәтләргә һәм телефонга түләүләр кабул итү, кәрәзле телефонга акча кертү, төрле переводлар, посылкалар алу һәм җибәрү, сату һәм башкалар... Әлеге хезмәтләрнең һәрберсен үз вакытында башкарырга кирәк. Шуңа да, бары сабыр һәм төгәл, шул ук вакытта гадел кеше генә бу хезмәттә эшли аладыр.

- Хезмәтем ничек кенә авыр, катлаулы булса да, зарланмыйм. "Кайда мин юк, шунда рәхәт" дигән әйтем дә бар бит әле. Һәркемнең хезмәте үзенчә авыр, үзенчә катлаулы. Бүген хезмәтем булуга куанып эшкә киләм, авылдашларыма ярдәм итә алуыма сөенеп яшим. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Элеккеге кебек газета уку, хатлар язышу булмаса да, авылдашларыбыз бүген дә почта хезмәтеннән бик теләп файдалана. Димәк, хезмәтебез кирәк һәм без моңа бик шат, - ди Җәмилә Фазлыева.

Көнаралаш (1 июньнән авыллардагы почта бүлекчәләре дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә эшли башлаган) почта тарату өчен күпме километр юллар үтә алар. Шул ук вакытта һәр төр хезмәт буенча җиткерелгән планнарны да үтәп чыгарга кирәк. Ләкин Җәмилә Хәмидулла кызы җитәкләгән бүлекчә сынатмый.

- Җәмилә апа төгәл һәм һәрвакыт җиткерелгән планнарны үтәп бара. Район үзәгеннән ерак урнашуына карамастан, хезмәтендә бернинди өзеклек тудырмый. Авылдашлары да бүлекчәнең хезмәтеннән бик канәгать" - ди Мөслим районы почта эшкәртү һәм ташу үзәге җитәкчесе Ландыш Әхмәдуллина.

Халык укымый, дип зарлансак та, бүген Тат. Бүләр почта бүлекчәсенә 45 исемдәге газет, 25 исемдәге журнал килә. Күпчелек "Авыл утлары", "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан", "Акчарлак" газеталарына, "Казан утлары", "Сөембикә", Сабантуй", "Салават күпере" журналларын алдыра икән. Искесәетлеләр "Авыл утларына" ташламалы подписка вакытында язылып кала. Хат язышучылар, котлау открыткалары җибәрүчеләр дә юк түгел. Шулай ук посылка салучылар да бар икән.

Тат. Бүләр, Исәнсеф авылларында хат ташучы булып эшләүче хезмәттәше Илгизә Хисмәтуллина белән дә аңлашып эшли алар:

- Илгизә - ачык йөзле, төгәл, гадел кеше. Исәнсефтән үк килеп эшләсә дә, вакытлы матбугатны, пенсия-субсидияләрне үз вакытында адресатларына илтеп тапшыра. Дистә елга якын бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез, - ди Җәмилә ханым. Шөкер, гаиләмдә дә аңлыйлар. Тормыш иптәшем Фердинант белән гаилә коруыбызга 30 елдан артык. Өч кыз үстердек, бүген һәрберсе үз юлын табып, олы тормыш юлына аяк басты, икесе үз гаиләләрен корып, безгә дүрт онык бүләк иттеләр. Мин һәрвакыт гаиләмә, Фердинантка таяндым, - дип, гаиләсенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде Җәмилә апа.

Менә шушындый тырыш, уңган хезмәткәрләр эшли Тат. Бүләр почта бүлекчәсендә. Халык өчен хезмәт итә алар. Кар дими, яңгыр дими авылдашлары янына ашыгалар. Хат ташучылар хезмәтен олылап, бәйрәмнәре уңаеннан аларга рәхмәт сүзләребезне җиткерик.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама