Мөслим-информ

Хат ташучы сумкасында ниләр бар? (ПОЧТА БҮЛЕКЧӘСЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ)

Әлеге һөнәр ияләрен без сирәк күрәбез. Анысы да газета-журналларга язылу чоры башлангач кына. Аңлагансыздыр сүзебез - хат ташучылар турында. Баксаң, район буенча да аларның саны әлләни күп түгел икән бит. Почта бүлекчәсен җитәкләүчеләр белән бергә исәпләгәндә дә нибары 73 кенә. Почтальоннарга кытлык дисәң дә була. Чөнки почта бүлекчәсен җитәкләүчеләр арасында...

- Гөлнара ханым, бу тармакта күптән эшлисезме? Бүгенге көндәге хезмәтегезне эшли башлаган еллар белән чагыштырып буламы?

- Мин почтага, Туймазы сәүдә училищесын тәмамлап, өч ел сатучы булып эшләгәннән соң, 1997 елда килдем. Егерме ел инде шушы хезмәттә. Элекке елларны күз алдына китерсәң, бүгенге башкарган эшебез - җир белән күк арасы. Ул елларда хат ташучыларның сумкасы газета-журналлар белән шыплап тула иде. Хәзер ул кадәр язылмыйлар. Хатлар язышу, бәйрәмнәрдә открыткалар җибәрешү бар иде. Посылка-бандерольләр дә салды халык. Хәтта иткә кадәр җибәрәләр иде посылка белән. Телеграммаларны күпләп тараттык, шәһәрара телефоннан сөйләшүләр дә безнең аша башкарылды. Ерактагы якыны белән сөйләшергә теләүчеләр, алдан ук көнен сәгатен әйтеп, телеграмма җибәрә иде. Почтальоннар нигездә конверт, лоторея, открыткалар сатты.

- Почтальонга бүген хат ташучы дигән сүз бик үк "ябышмый да" торгандыр. Хат аралашу чарасы булудан туктады бугай. Аның каравы сезнең җилкәгә башка төрле йөк өелде.

- Әйе, хатлар хактан да сирәк йөри. Заказнойлар булса гына. Җилкәдәге сумкаларда газета-журналлар шактый кимесә дә, алар урынына башкасы тулды. Бүген авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр почтальонга карап тора, дисәк тә була. Авыл халкы салымнарны, ГИБДД штрафларын, утка-суга, газга безнең аша түли. Кәрәзле телефоннарына акча да салалар. Безгә олы яшьтәге абый-апалар аеруча рәхмәтле. Чөнки коммуналь түләүләрне башкару - гел безнең өстә. Почтальоннар, һәрберсенең счетчик күрсәткечен алып, күпме түләргә икәнен исәпли. Аннары акчасын почтага алып килеп түли, кире квитанциясен илтеп бирә. Кергән арада хәл-әхвәлләрен дә белешәбез, авыл яңалыклары белән дә таныштырабыз.

- Сез тагын вак-төяк товарлар белән дә сату итәсез бит әле. Почталар бүген кечкенә кибетне хәтеләтә.

- Вак-төяк булса да, товар сатабыз. Ай саен план җиткерелә. Аны үтәми калганыбыз юк. Халыкка көнкүрештә көндәлек кирәк булган товарларны тәкъдим итәбез: канцелярия, химия товарлары да, башка кирәк-яраклар да, кием-салым да сатыла бездә. Кызларыбыз, кемгә нәрсә кирәген алдан белешеп, икенче көнне почта өләшкәндә илтеп тә бирәләр.

- Гөлнара ханым, шулай да иң төп хезмәтегез - халыкны вакытлы матбугатка яздыру һәм аны тарату. Бу юнәлештә эшегез ничегрәк бара?

- Начар димәс идем. Билгеле, элекке еллар белән чагыштырганда газета-журналларга яздыру җиңелләрдән түгел. Чөнки мәгълүмат алу чыганаклары артты. Интернет, телевизор, радио, кәрәзле телефон аша күп яңалыклар белән таныша кеше. Аннары авыллар да картая, газета укучы буын олыгая. Җирлектә пропискада булып та, шәһәрдә - балаларында яшәүчеләр дә бар. Шулай да язылучылар нык кими, димәс идем. Җәйге подписка кышкысына карый авыррак узса да, узган чордагы подписка дәрәҗәсен сакларга тырышабыз. Алдагы яртыеллык өчен 492 данәдә газета-журналга яздыру планы җиткерелгән иде. Авыл халкы бигрәк тә "Авыл утлары" на языла. Бүлекчә буенча 90 нан артык кеше язылды, әле подписка төгәлләнгәнче тагын да язылучылар булыр, дип уйлыйбыз. Өлкән буын яңалыкларны, республикадагы, авыллардагы хәлләрне район газетасыннан укып белә. Җомга санына кушылып килүче 12 полосалы "Атна вакыйгалары" н кайберәүләр "газета бәясен арттыра", дип, ялгыша. Без әбунәчеләргә аның шушы хакка керүен аңлатабыз. Бер караганда, "Авыл утлары" на язылып, ике куянның койрыгын тоткан кебек бит инде. Республиканың төп яңалыклары шунда биреп барыла. Әле телевидение программасын да әллә каян эзлисе юк.

- Бу урында шушы кадәр йөкне тартып баручы хезмәттәшләрегез белән дә танышырга кирәк, дип уйлыйм.

- Безнең почтальоннар үз эшләрен бик яхшы белүче, халык белән уртак тел табучы профессионаллар, дияр идем. Баекта - Эльмира Сәмигуллина, Дусайда - Илсөяр Шакирова, үзем 8 ел инде Сәфәр авылында почта таратабыз. Кышкы зәмһәрир суыкта, күз ачкысыз бураннарда да, язгы-көзге пычракларда, җәйге челләдә дә юлда, кешеләр арасында без. Заманалар узган саен күп һөнәр ияләренең хезмәте җиңеләйсә дә, хат ташучы һаман җәяү, һаман җилкәсендә авыр сумка. Аның узган юлын исәпләсәң, 15-20 километрга җитәдер, мөгаен. Шулай да зарланмыйбыз. Халыкка хезмәт итә алуыбызга куанып, эшлибез дә, эшлибез.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: