Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хастаханәгә килүчеләр хәзер махсус парковкага гына туктый ала

Район үзәгендә яшәүчеләр күреп өлгергәндер, Гагарин һәм Первомайская урамнарында бу атнада яңа юл билгеләре барлыкка килде. Район үзәк хастаханәсе һәм аның янәшәсендә урнашкан кибет тирәләрендә урын алган бу билгеләр машина йөртүчеләрне тиешле урында гына туктарга мәҗбүр итәчәк. Бу төр кагыйдә бозучыларга зур күләмдә штраф каралган, ди инспекторлар.

Билгеле, хастаханәгә килүчеләр Гагарин урамы буйлап туктарга һәм шунда машинасын калдырырга күнеккән. Кайберәүләр бу үзгәреш, киресенчә, кыенлыклар гына тудыра, дип санаса да, юл хәрәкәтендә катнашучы автотранспорт һәм җәяүлеләр өчен машиналарның парковкага куелуы кыркынычсызрак.

Инспекторлар сүзләренчә, яңа юл билгеләре куелу терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләрен дә күздә тота. Райондашларыбызга да, без хәзер кая туктарга тиеш, дип баш ватасы түгел, Первомайская урамында 70, ә хастаханә ишегалдында хәтта 200 урынлык парковка булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама