Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хастаханә, инвалидлык алу, җирлекне төзекләндерү һ.б. Иске Карамалыдан Фәнис Мәүлиевтан килгән хатка җавап

Иске Карамалы авылында яшәүче Фәнис Мәүлиевтан үзенчәлекле хат килде. Газета укучыбыз тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргән. "Чынбарлыкны язарга атлыгып торучы журналистлар бик сирәк. Хакыйкать язып, түрәләргә каршы бара торган заман түгел. Акчага корылган замана. Тик кайбер журналистларның артык мактанып язулары ошамый. Бигрәк тә җитәкчелекне мактаганнары. Бер ел эчендә бер...

Иске Карамалы авылында яшәүче Фәнис Мәүлиевтан үзенчәлекле хат килде. Газета укучыбыз тормышыбызның төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргән.

"Чынбарлыкны язарга атлыгып торучы журналистлар бик сирәк. Хакыйкать язып, түрәләргә каршы бара торган заман түгел. Акчага корылган замана. Тик кайбер журналистларның артык мактанып язулары ошамый. Бигрәк тә җитәкчелекне мактаганнары. Бер ел эчендә бер авыл башлыгын алты тапкыр язып чыктыгыз. Югыйсә, ул башлык булган авылда ике ай су булмады. Район газетасында тәнкыйть материаллары күбрәк булса, тираж да күбрәк булыр иде. Аңлыйм: тәнкыйть язарга район башлыгыннан куркабыз. Тәнкыйтьләп чыксаң, икенче көнне үк эшеңне ташларга мәҗбүр итәчәкләр. Шәхси куллардагы газеталарның тиражы түрәләрне курыкмыйча хурлаганга арта.

Район үзәк хастаханәсен ничек кенә мактамыйлар?! Эче дә, тышы да матур. Сүз дә юк, матур, шәһәрнекеннән ким түгел. Ләкин бер ягы бар.

Узган ел берничә тапкыр хастаханәдә ятарга туры килде. Кирәкле бөтен препаратларны үзем белән алып килдем. Мөслимнән Дамир белән бер палатада яттык. Аның да минем кебек йөрәгенә операция ясалган. Мескен, йөрәгенең авыртуына чыдый алмый, елый.Шәфкать туташларына: "Баралгин кадагыз әле", дим. "Фәнис абый, юк бит ул", - диләр. Менә сиңа хастаханә! Менә шушы хастаханәне ничек мактарга була?! Дамирның хатынына шалтыраттым.Ул китергән даруны кадагач, ярты сәгатьтән Дамирның хәле җиңеләйде.Әле күптән түгел тагын хастаханәдә ятып чыктым. Һаман да шул ук хәл.

Тагын бер мәсьәләне кузгатасым килә. Үлгән кешене - олымыул, кечеме - барысын да яра башладылар. Моның өчен мәетне я Азнакайга, я Әлмәткә алып барырга кирәк. Техникасы эзләргә кирәк, күпме чыгым! Мөслимдә генә түгел, бөтен Татарстан буенча шул хәл. Районда да морг ясап була бит, югыйсә. Әнә, Иске Карамалы хастаханәсенең кер юу бинасы буш тора. Урыны җитәрлек. Элек мәетне ярмыйлар иде. Хәзер аннан да бизнес ясадылар. Мөселман кешесе ярылырга тиеш түгел. Нигә дин әһелләре бу хакта бер сүз дә әйтми?

Карамалы хастаханәсен бетермичә, 10-15 кешелек итеп калдырган булсалар, ничек шәп булыр иде?! Өлкәннәр сөенер иде. Әлеге мәсьәлә буенча мин министр А. Вафинга да шалтыраттым, Президентка да хат яздым. Минем хатны район башлыгына җибәрдек, диделәр. Шул булды җавап.

Инвалидлык алу турында да фикерем җиткерәсем килә. Инвалидлык алганда акча сорап җанга тиюче табиблар бар. Мин группа алганда берәү 8 мең сум сорады. Ул вакытта 8 мең сум акча минем дүрт айлык пенсия иде. IIгруппа ала алмадым. Әлмәт табибларычиремне II группалык, дип язды югыйсә. Шушы язуны карточкамнан ертып алганнар.

Мин берничә тапкыр катлаулы операция кичердем. Кыйммәтле дарулар, системалар алам. Айлык пенсиям бер даруга җитә. Һәм шушы кешедән үзара салым акчасы сорыйлар. Элек үзара салым һәр хуҗалыктан 200 сум иде. Референдумга барган кеше дә юк. 100 кеше килә микән?! Без биргән тавышны барыбер үзләренчә үзгәртәләр. Шушы булдымы сайлау?! Киләсе елда үзара салым акчасын 2 мең сум итәчәкләр. Язучы-шагыйрьләр бар бит бездә. Нигә берсе дә тәнкыйть мәкаләләре язмый?! Дөнья гел ялагайлану белән генә бармый бит.

Тагын бер мәсьәлә. Авылыбызда күпфатирлы ике йорт бар иде. Шунда яшәгән кешеләрне чыгарып, 400 мең сум акча бирделәр дә йорт эзләргә куштылар. 80 елларда салынган иске йортны сүтә алмый интектеләр. Җитәкчелек, йортның материалын сатып, моның белән акча эшләде. Йорт урыннары гына һаман да бомбага тотылган кебек тора.

Иске Карамалы авыл җирлегенә караган Покровка авылы турында да искәртеп үтәсем килә. Авыл үзе күптәннән юк инде, ә менә аның зиратын барып караган кеше бар микән?

Фәнис Мәүлиев.

Иске Карамалы."

Фәнис абый күтәргән мәсьәләләргә ачыклык кертми булмый. Сорауларга төгәл җавап, аңлатма бирү өчен иң элек җаваплы службаларга мөрәҗәгать иттек. Сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләрнерайон үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзахановка җиткердек. "Пациентларны стационар һәм амбулатор дәвалаганда тикшерү, медикаментоз дәвалау мәсьәләләрен дәвалаучы табиб хәл итә, -ди Рамил Әзгарович. -Авыруның, шул исәптән аның күршесе яки дустының теләкләре, башка табибларның рекомендацияләр исәпкә алынырга мөмкин. Тик алар үтәлергә тиеш, дигән таләп куелмый. Дарулар белән тәэмин итүдә финанс авырлыклары булгалый, әмма район үзәк хастаханәсендә анальгетикларның булмый калганы юк. Баралгин медицинада куллану өчен әһәмиятле дару препаратлары исемлегенә кертелмәгән."

Икенче сорау - моргка килгәндә, быел Мөслимдә патология-анатомия бүлеге төзеләчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясендә бинаның фундаменты салынды. Быел көзгә бинаны кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Ә патология-анатомия һәм суд-медицина экспертизасы тикшерүләре федераль ведомстволар карарлары нигезендә тулаем Россия Федерациясе буенча үткәрелә.

Өченче мәсьәлә буенча Рамил Морзахановтан: "Карамалы табиб амбулаториясе эшчәнлеген туктатмады. Пациентларны район үзәк хастаханәсенең участок табибы даими кабул итә. 2016 елда гомумпрактика табибы2589кешене кабул иткән, көндезге стационарда 400 авыру дәваланды",- дигән җавап алдык. Моннан тыш табиб амбулаториясендә физиотерапия кабинеты эшләвен дә белдек. Иске Карамалының үзендә табиб булмау халыкка медицина хезмәте күрсәтүне катлауландыра. Танышларыгыз, туганнарыгыз арасында табиблар булса, хәбәр итүегезне сорыйбыз. Район үзәк хастаханәсендә участок табибына вакантлы урын, даими эшкә алу мөмкинлеге бар, ди баш табиб.

Инвалидлык билгеләү вәкаләтләренә килсәк, медицина-социаль экспертиза 1995 нче елның 24 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы закон нигезендә Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына күчте. Медицина-социаль экспертиза бюросы карары белән килешмәгәндә гражданнарюгары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Иске Карамалы авыл җирлегендәге йортлар буенча әлеге биналарны сүткән "Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге" унитар предприятитиесе җитәкчесе Илнур Миргазизовтан җавап алдык. "Йортлар урыны, һичшиксез, тәртипкә китереләчәк. Без инде эттерә башлаган идек, техника белән проблемалар килеп чыкты. Шул сәбәпле генә эш тукталып тора", - диде И.Миргазизов. Техника ремонты атна-ун көннән озакка китмидер инде ул. Эш озакка сузылмас, дип ышанасы килә.

"Покровка зиратына кагылышлы сорау белән Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримовка шалтыраттык. "Зиратның алгы өлешен быел койма белән әйләндереп алырга җыенабыз. Материаллар кайтты инде", - диде авыл башлыгы. Зиратны караучы юк, дип әйтергә теләсәгез, бу - бер авыл башлыгының гына эше түгел, Фәнис абый. Әлеге зиратта шушы җирлектә яшәүчеләрнең якыннары күмелгәндер бит. Каберлекләрне карап, чистартып тору - исәннәрнең, мәрхүмнәрнең балаларының, якыннарының эше. Халыктан җыелган үзара салым акчасына зиратларның коймасы тотыла, карт агачлар киселә. Тик хөкүмәткә салынып, үзең берни эшләмичә, кемнәндер нәрсәдер өмет итеп яту килешеп бетми. Һәрхәлдә, намусы булган, тәрбияле кеше алай эшләми.

Үзара салымның күләменә килсәк, 1 мең сумның 370 сумы чүп җыю өчен тотыла. Үзара салымны берюлы бирү мөмкинлеге булмаса, бүлеп түләргә дә була. Кайберәүләр өчен әлеге сумма кыйммәтрәктер, аңлыйбыз. Авыр тормыш шартларында яшәүчеләрнең үзара салым түләүдән азат ителүен дә истән чыгармыйк. Тик җирлегебезне төзекләндерү өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Шул очракта, бәлки, кеше хезмәтен хөрмәт итәргә, булганын сакларга өйрәнербез!

Мәгълүмат чараларына килсәк, "хакыйкать" дигәндә нәрсәне күздә тотасыздыр, тик журналистларыбыз уйдырма язмый. Һәрбер материалны, мәгълүматны белешеп, җаваплы кешеләр белән сөйләшеп, аларның сүзләренә нигезләнеп эшли. Кайда су булмавын, кайда эш бармавын газета укучыларыбыз хәбәр итмәсә, проблеманы күтәрмәсә - журналистларның барысын да белеп бетермәве дә ихтимал. Корреспондентларыбыз санаулы! Теге яки бу авыл җирлеген дә үз белдегебез белән "мактамыйбыз". Авыл җирлекләренең, оешма-предприятиеләрнең ничек эшләвен махсус күрсәткечләр аша билгелиләр. Матбугат чаралары исә халык белән җитәкчелек арасында күпер вазыйфасын башкара, дисәк - ялгыш булмас. Тәнкыйть җитми дисәгез, җитешмәгән якларны күрергә һәм күрсәтергә тырышабыз. Тик тәнкыйть объектив, конструктив булырга тиеш. Җитешмәгән якларны күреп, тәнкыйтьләргә, башкарган эшне юкка чыгарырга әзер торучылар күп. Матур үзгәрешләрне дә күрә һәм бәяли белергә өйрәник!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев