Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ханә Сәхбетдинова: “Минем бөтен бәхетем – яраткан хезмәтем һәм балаларым"

Китапханә - белем учагы. Анда бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, күренекле язучыларның китаплары тупланган.

Кечкенә чагымда мин әлеге рухи байлык арасында булган китапханәчеләрне бик кырыс, тәкәббер, усал кешеләр дип күз алдына китерә идем. Чөнки алар бик җитди күренәләр, күп беләләр. Ә китапханәгә йөри башлагач, анда эшләүчеләрнең киресенчә, киң күңелле, ачык йөзле һәм иң әһәмиятлесе, бирегә килгән һәр кешегә нинди китап кирәген алдан күрә белүчеләр икәненә инандым. Район балалар китапханәсен җитәкләүче Ханә Сәхбетдинова да нәкъ әнә шундыйлардан.

1991 елда үзәк китапханәгә аяк баса ул. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Ул дәвердә халык китапханәгә йөри, көндезләрен генә түгел, кичләрен дә уку заллары тулы була. Үзе яшь, бөтерчек кебек Ханә, аларның барсын да сөенеп каршы ала. Соралган китапларны бик тиз табып, укучыларга тәкъдим итә. Китапханәгә яңа кайткан китапларны иң элек үзе укып чыга. Бу турыда ул: "Ул чорда китап күп кайта иде. Шулай булса да, һәр кайткан китапны, укучыга тәкъдим иткәнче үзем укыйм. Чөнки, үзең белмәгән китапны укучыга ничек тәкъдим итәсең?" - ди. Дөрестән дә, үзең белмәгән, аңламаган әйберне кешегә аңлату мөмкин түгел шул.

Ханә ханым, шулай итеп китапханәгә укучылар тарту өстендә эшли, китап укучылар белән төрле чаралар, очрашулар үткәрә. Аның тынгысыз, эзләнүчән хезмәткәр булуын искә алып, 1997 елда Ханә Сәхбетдинованы балалар китапханәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Бирегә күчкәч, Ханә Госсамовна өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Чөнки, балалар белән эшләү - аның күңеле кушкан хезмәте. Балаларны китапханәгә җәлеп итү өчен, ул үз куллары белән балчыктан төрле әкият геройлары да, бәйләп яисә тегеп, курчак-уенчыклар да ясый. Балалар күңелендә әдәбиятка игътибар, милли гореф-гадәтләребезгә кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә дә бар көчен куя, төрле күргәзмәләр үткәрә, чыгышлар ясый. Районда һәм республикакүләм узган чараларда, бәйгеләрдә катнашу өчен сәләтле балаларны табып, әзерләүгә зур игътибар бирә. Аның максаты - китап сөюче, матур әдәбият яратучы сәләтле балаларны кечкенәдән үк күреп алып, аларга иҗат мөмкинлекләренә юл ачу. Бүген ул балаларның күбесе сәнгать һәм иҗат юнәлешләрендә шөгыльләнә, төрле бәйгеләрдә чыгышлар ясый.

Тынгысыз һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ханә Сәхбетдинова район башлыгының, район мәдәният бүлегенең, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыкларының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Гаиләсендә дә Ханә ханым күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Илфат абый белән парлы, мул тормышта утыз елдан артык гомер итәләр. Улы-кызы, килен-кияве өчен кадерле, хөрмәтле әни, оныклары өчен иң яраткан әбиләре ул. Шуңа да, үзенең илле биш яшен тутыручы Ханә Сәхбетдинова: "Минем бөтен бәхетем - яраткан хезмәтем һәм гомер биргән балаларыбыз, безне дәвам итүче оныкларыбыз" - дип, булганына шөкер итеп яши.

Фәридә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев