Мослим

Халыктан җыелучы сөтнең бәясе артты

Шәхси эшмәкәр Фаит Шәймурзинның Тойгелде авылында урнашкан "Фаиза" кооперативы бүгенге көндә тәүлегенә 25 тонна сөт җыя. Нигездә, сөт шәхси хуҗалыклардан җыела.

Мөслимнең 24 авылыннан кала, кооператив машиналары Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Туймазы һәм Октябрьск районнарыннан да сөт ташый. Җыелган продукция Бөгелмә һәм Дүртөйле шәһәрләренә озатыла. Февраль аеннан алып Фаит Шәймурзин сөтнең 1 литрын 18 сумнан җыя. Су кушылган, аертылган, антибиотиклы, икенче төрле әйткәндә, сыйфатсыз сөт бөтенләй кабул итемәячәк. Сөтнең бәясе үзгәрү бер яктан шәхси хуҗалыкларга керемне арттырса, икенче яктан продуктның сыйфатын арттыру өчен файдалы булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: