Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкны вакцинацияләү буенча сөйләштеләр

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты журналистлар өчен видеорежимда 2017-2018 елларда Татарстан Республикасында халыкны вакцинацияләү мәсьәләсе буенча брифинг үткәрде.

Брифингта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марина Трофимова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республикабызда 14 августтан гриппка каршы вакцинация үткәрү кампаниясе башланды. Татарстанга 766 мең данә "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайтарылган. Вакцинаны бигрәк тә укучылар, балалар бакчаларына йөрүче балаларга, медицина һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәннәргә, хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүчеләргә, 6 айлык балаларга, авырлы хатыннарга ясатырга киңәш ителә. Вакцинаны барлыгы 1 млн 559 мең 200 кешегә, ягъни барлык халыкның 40 процентына, ясау планлаштырыла. Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә республикада ОРВИ белән авыручыларның саны тотрыклы дип бәяләнә. Мәсәлән, 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр кискен респиратор йогышлы вирусы белән авыручы 5643 кеше теркәлгән. Белгечләр фикеренчә, грипп һәм кискен йогышлы авыру белән авыручыларның иң еш авыру вакыты декабрь урталарында булыр дип көтелә. "Сакланганны гына саклармын" дигән әйтем бар. Соңга калмыйча, вакцина ясату сезнең үз сәламәтлегегезгә булган тирән кайгыртуыгыз һәм үзегезне куркыныч авырулардан саклавыгыз булып тора. Мөслим районы үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары сезне вакцина ясарга һәр көнне көтеп калалар. Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев