Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның котлавы

Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас тәбриклим.

2005 нче елның 4 ноябреннән Россия Федерациясендә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Социаль-иҗтимагый аренада глобаль үзгәртеп корулар татулык, үзара аңлашып эшләү, бердәмлек ихтыяҗын беренче планга куя. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү - Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да халыклар дуслыгын саклау, аның мәдәниятен үстерү өчен шартлар тудырды, барлык милләт һәм дин вәкилләрен, төрле социаль катлау кешеләрен һәм һөнәр ияләрен берләштерергә зур мөмкинлек бирде.

6 ноябрьдә без Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бу дата татарстанлылар өчен тагын да истәлеклерәк, чөнки Конституциябез, беренче чиратта, Татарстанның сәяси-хокукый статусын, аның федератив мөнәсәбәтләр системасындагы урынын билгеләде. Ул шулай ук шәхес хокукларын һәм ирекләрен танучы, гражданлык җәмгыяте төзүдә күпмилләтле Татарстан халкының мәнфагатьләрен исәпкә алучы төп хокукый документ булып тора. Үсешнең яңа баскычларына, тормышның яңа сыйфатларына һәм дәрәҗәсенә күтәрелү өчен безнең дус-тату яшәүче күпмилләтле, эш сөючән, тырыш халкыбыз, белемле яшьләребез, теләсә нинди катлаулы бурычларны да башкарып чыга алырдай хезмәт сөюче гражданнарыбыз бар. Бүген районыбызда яшәүче һәр кеше җирлегебездәге һәрбер үзгәрешкә, яңалыкка куанып яши. Республикабыз белән бергә районыбызның да көннән-көн үсә һәм матурая баруы безнең бердәмлегебезне, дуслыгыбызны дәлилли.

Хөрмәтле мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм ТР Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X