Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкка таянып эшлибез

Быел Әмәкәй авыл җирлегендә башлык алышынды. Июнь аеннан бу вазыйфаны Илнара Шакирянова башкара.

- Узган ел үзара салым җыю буенча үткән референдумда халык актив катнашты һәм үзара салым акчасын да һәркем тапшырды, - ди ул. - Барлыгы 376 мең 500 сум җыелды. Республика өстәмәсе 1 млн 604 мең сум булды.
Бу акчага шактый гына эшләр башкарылган: гравий өстәп, юллар тигезләнгән, урам яктырткычлары ремонтланган, карт агачлар ки-селгән, Әмәкәй авылындагы чүплеккә рекультивация ясалган. Авыллардан көнкүреш калдыкларын "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасы җыя. Оешма хезмәткәрләре, графиктан тайпылмыйча, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Кышкы чорда юлларны кардан чистарту, янгын сүндерү машинасын карап тору буенча килешүләр төзелгән.
- Әлмәт авылында яшәүчеләрнең бер өлеше сусызлыктан интегә иде. 200 метр арага су торбалары үткәрелде һәм су насосы белән идарә итүче автомат (СУПН) урнаштырылды. Урам утын ялгау өчен электр чыбыгы сузылды, - ди Илнара Шакирянова.
Әмәкәйдә Киров урамындагы күпернең су торбасы алыштырылган. Бу көннәрдә И. Фаррахов урамындагы күперне ремонтлау бара.
Авыл җирендә яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү, аларның үзмәшгульлеген булдыру максатында хөкүмәт кабул иткән төрле программалардан файдаланучылар бар. Бүгенге көндә җирлектә өч гаилә фермасы үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Әмәкәйдә берничә ел инде Илназ Бәшировның крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Ул җитәкләгән кошчылык фермасында җирлекнең ике кешесе үзенә эш урыны тапкан.
Бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм пенсионерлар авыл хуҗалыгында сезонлы эшләр чорында агрофирмага ярдәм итәләр. Алар җирлектә оештырылган өмәләрдә дә актив катнаша. Мәсәлән, аларның көче белән Актаныш районы чигендәге аншлаг буялган, баганалар агартылган. Урамнарда, зиратларда тәртип булдыру, посадкаларны чистарту, агачлар буяу һәм башка эшләр дә җирлек халкы тырышлыгы белән башкарыла.
- Аларның һәрберсенә рәхмәтлемен һәм киләчәктә дә җирлегебез яшәешен яхшырту юнәлешендә бердәм эшләрбез, дип ышанам, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Мөнирә Арсланова.
Фото Әмәкәй авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев