Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык телендә "тычкан чире" дип йөртелүче авырудан ничек сакланырга?

Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы йогышлы авыру. Агымдагы елда район үзәк хастаханәсенә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруына шик белән 8 кеше мөрәҗәгать...

Тышкы мохиткә вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр - әлеге авыруның чыганагы. Әлеге куркыныч авыру йорт тычканнарыннан, урман кимерүчеләреннән килеп чыга. Кеше алар организмы бүлеп чыгарган калдыклардан таралган исне сулап агуланырга мөмкин. Тычканнар кагылып үткән азык-төлекне кулланганда да чир йогу ихтималы зур. Шулай ук азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Әлеге инфекция кешедән кешегә күчми. Ләкин авыру гаять авыр уза, чир кешене инвалид калдырырга, хәтта үлем очрагына китерергә мөмкин.

Авыру билгеләре

Авыру кинәт башлана. Хәлсезлек, өшү, баш авырту, күңел болгану, борын тыгылу, коры ютәл, кыска вакытка күрү сәләте начараю, бил, эч авырту күзәтелә, кайбер вакыт тәнгә тимгелләр чыга. Андый симптомнар күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыру мизгел белән бәйле булган чирләр исәбенә керә. Тычкан чире белән, нигездә, 20-50 яшьләрдәге, эш яшендәге кешеләр авырый. Барлык авыручыларның 74 процентын көчле затлар тәшкил итүе дә сер түгел.

Чирне ничек булдырмаска соң?

Күпчелек кешеләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, гөмбә җыярга баргач йоктыра. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын булдырмас өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга кирәк. Табигатьтә булганда азык-төлекне ачык калдырмау, запасларны ябык савытларда саклау шарт. Кимерүчеләр зыян салган продуктларны юк итәргә яисә термик эшкәртүдән соң гына кулланырга. Ачык чыганаклардан су эчмәскә, суны кайнатып кына эчәргә. Урын кирәк-яракларын кояшта киптереп, тузанын кагарга кирәк. Территорияне дә чиста тоту шарт. Яз, көз айларында кимерүчеләргә каршы чаралар үткәрү максатка яраклы.

Инфекция кешедән-кешегә күчми дидек. Чирне йоктырмас өчен ишегалдындагы тычкан, күсе ияләшә торган урыннарны даими тазартырга, аеруча чүплекләрдән котылырга кирәк. Агу куеп та кимерүчеләрдән котылырга мөмкин. Тычканнар бигрәк тә кеше яшәмәгән биналарны, ышык урыннарны сайлый. Шуңа да озак вакыт ябык торган биналарны, ишекләрен ачып куеп, озаклап җилләтергә, идәннәрне дезинфекция чаралары салынган су белән юып чыгарырга кирәк. Урын-җир әйберләрен исә 3-5 сәгать дәвамында кояшта киптерү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев