Мөслим-информ

“Халык контроле”ндә – яңа категорияләр

2012 елдан республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Ул проблемалар хакында хәбәр итү һәм аларны хәл итүне күзәтергә мөмкинлек бирә. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы яңа категорияләр белән тулылана.

Алар республика халкы мөрәҗәгать итәрлек проблемалар исемлеген тулыландырыла. "Авыл хуҗалыгы" категориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән сөтне, сатып алу бәяләре турындагы мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Шулай ук "Экстремизм, дини һәм милли нигездә конфликтлар", "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне (ваклап сатудан тыш) рөхсәтсез җитештерү һәм (яисә) әйләнеше", "Коррупциягә каршы тору" категорияләре эшли.

"Халык контроле" аша бу категорияләргә белдерү җибәрү өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: