Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Халык контроле” республика дәүләт мәгълүмат системасында файдаланучыларга акча түләү кертелде

Татарстанның барлык гражданнары да 1 мең сумнан алып, 3 мең сумга кадәр түләү ала ала. Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк.

Теркәлү өчен "регистрация" төймәсенә басарга, мобиль телефон номерын кертергә, порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм, тиешле урында тамга куеп, килешергә, аннан соң "Зарегистрироваться" төймәсенә басарга. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (мәсәлән, телефон номеры) һәм пароль кертергә кирәк.

"Народный контроль" бүлегенә кереп, хокук бозу факты булган очракта республикада этил спирты, алкоголь һәм спиртлы прдукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында белдерү калдырырга кирәк. Белдерүләрне түбәндәге категорияләр буенча юлларга мөмкин:

"Сәүдә кагыйдәләрен бозу" (алкогольне 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату; сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмларына якын территорияләрдә урнашуы; алкоголь продукциясен стационар булмаган сәүдә объектында, лицензиясез сату; контрафакт алкоголь продукциясе сату; "ике төрле билгеләнештәге" спиртлы сыеклыклар реализацияләү).

"Җәмәгать туклануы" (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкоголь продукциясе сатуга лицензиясе булмау; алкоголь продукциясе сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары территорияләренә якын урнашуы).

"Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) законсыз әйләнеше" (алкоголь һәм спиртлы продукцияне күпләп кустарь ысул, лицензиясез (гараж һ. б.) җитештерү, тутыру, эшкәртү; легаль булмаган алкоголь продукциясен күчерү (контрабанда), шул исәптән чит илдән.

Вазыйфаи затлар үз вәкиллекләре кысаларында белдерүдә хәбәр ителгән хокук бозулар буенча тикшерү үткәрә. Факт расланган очракта ТР Дәүләт инспекциясе белдерү бирүчегә түләү башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама