Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Гүзәллек иленә бергәләп": Мөслимдә яшәүче Камаловларның ишегалды

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслим матбугат үзәге иң матур бакча яисә ихата хуҗаларын билгеләргә вәгъдә итте. Моның өчен райондашларыбыз үзләренең, күршеләренең гөл-чәчәккә күмелгән бакчаларын фотога төшереп безгә юлларга тиеш. Чираттагы катнашучыларыбыз - Мөслимдә яшәүче Рисәлә һәм Рафаэль Камаловларның ишегалды чәчәкләр патшалыгын хәтерләтә. Биредә 38 төрдәге гөл һәм чәчәкләр, дистәдән артык төрдә...

Шәһәрдәге оныклары да һәр җәйне әби- бабасы янында үткәрә. Камаловлар кечкенәдән үк аларда матурлыкка мәхәббәт уята - чәчәкләр тәрбияләү һәм үстерү серләренә төшендерә. Камаловларның ихатасында ат та, йорт куяннары да бар. Аларны да аерым бер җылылык белән тәрбияли Камаловлар. Тирә- юнебездә алар кебек матурлыкка гашыйк җаннар күбрәк булсын иде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X