Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина Мөслимдә гражданнарны кабул итәчәк

11 июльдә районга ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина килә.

Эш визиты барышында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була. Анда федераль власть органнарының территориаль бүлекләре, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек, яшьләр белән эшләү һәм спорт, социаль яклау бүлекләре, сәламәтлек саклау оешмасы, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе, башка подразделениеләр вәкилләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу өчен телефоннар: 2-53-64, 2-55-68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X