Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Удачина катнашында Мөслимдә гражданнарны кабул итү оештырылды

Бүген Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина халыкны кабул итте.

Комиссия бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнар белән эшләде. Әлеге комиссиядә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рамилә Смирнова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнар Фатхуллина да катнаштылар. Райондашларыбызны күпбалалы гаиләләргә тиешле ташламалар, инвалид балаларны һәм аларның әти-әниләренә психологик ярдәм үзәге оештыру кирәклеге, хөкүмәт тарафыннан үз гаиләләренә ятим балаларны сыендыручы әти-әниләргә бүләк рәвешендә бирелә торган акчаның суммасы артмавы мәсьәләләре борчыды. Һәр сорауга җентекле җаваплар алынды. Казан вәкилләре күпбалалы, ятим балаларны тәрбияләүче гаиләләргә аеруча зур игътибар күрсәтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама