Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнвар аена халык сынамышлары

Гыйнвар башында салкыннар никадәр ныграк булса, җәй дә эссерәк.

Салкын гыйнвар коры һәм эссе июль вәгъдә итә, гөмбә уңышы көзгә кадәр начар булыр.

Узган елның гыйнвар ае җылы булса, быелның гыйнвары, мөгаен, салкын булыр.

Гыйнвар җылы торса, март ае салкын булырга мөмкин.

Гыйнвар башында салкыннар никадәр ныграк булса, җәй дә эссерәк.

Гыйнвар җылы-соңгы язга.

Салкын гыйнвар-янгынга каршы җәйнең предведнигы.

Гыйнвар коры һәм салкын булса, елгаларда су нык кими — коры һәм эссе җәйгә.

Гыйнвар аенда кар явып, буран еш  булса, җәен яңгыр еш явачак.

 Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. 
14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.
19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

25 гыйнварда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөм­кин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев