Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйлем ул – Аллаһның сыйфаты

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: “Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1 нче аять). 

Бер хәдистә Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) болай дигән: “Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр гыйлем алучы кешегә, кылган гамәленә ризалык белдереп, канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да. Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да һәм дирһәмне дә мирас итеп калдырмады, алар бары тик гыйлемне генә калдырды. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр” (Тирмизи). 
 

Әбу әд-Дарда исемле сәхабә: “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз (мәҗбүри). Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – мөселман кеше, икесен дә тигез күреп, икесен дә өйрәнергә тиеш. Гомер буе. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар. Аларны аерып карау һич дөрес түгел. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһы Тәгалә куйган кануннарны өйрәтә. Физика, химия, биология, математика яки башка фәннәр – барысы да Аллаһның җир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен өйрәтә. Кеше гыйлемне никадәр күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның кадәр якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди камил сурәттә яралткан икәнен аңлый. Анда бөтен нәрсә кануннарга буйсына, тәртипсез хәрәкәтләнүче бер генә нәрсә дә юк. Бөтенесенең эчендә бертөрле нигез ята. Бөтенесенең төзелеше охшаш, бер-берсенә бәйләнгән һәм берсе берсеннән башка була алмый аның. 
 

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11нче аять). 
 

Өйрәтеп калдырган гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә гамәл дәфтәренә язылып барачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: “Кеше вафат булганнан соң барлык гамәлләреннән өзелә, ләкин аның өч төрле гамәле файда китерәчәк: 
1) сәдәкатул-җәрия, ягъни кеше үлгәннән соң да файда китерә торган сәдака; 
2) башкаларга биреп калдырылган белем; 
3) балаларының догалары (“Мөслим”). 

 

Тәфсир галиме Габдулла ибне Габбас гыйлемнең фазыйләте турында болай дип әйткән: “Гыйлемне кабатлау минем өчен төнне намаз укып чыгуга караганда яхшырак”. 
Гали ибне Әбу Талиб болай дигән: “Гыйлем акчадан хәерлерәк. Чөнки гыйлем сине саклый, ә син акчаны саклыйсың. Гыйлем ул хөкемдар, ә акча – хөкемгә дучар булучы, акчаны сарыф итү азайта, ә гыйлем тарату белән арта”. 
Бервакыт мәшһүр галим Ибне Мөбарәктән: “Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә кичкә үләсең дип әйтсә, нишләр идең?” – дип сораганнар. Ул: “Гыйлем алыр идем”, – дигән. 

 

Имам Нәвәви гыйлем алуның нәфел намазын укуга караганда өстенрәк булуын болайрак аңлаткан: “Бөтен галимнәр дә гыйлем алу – нәфел уразасы тоту, нәфел намазы уку, тәсбих әйтү кебек тән гыйбадәтләренә караганда яхшырак”, – дип әйтте. Моның дәлиле: гыйлемнең файдасы, кешенең үзенә генә булмыйча, башка кешеләргә дә булганы өчен. Ә нәфел гыйбадәтләр кешенең үзенә генә файда китерә. Шулай ук бөтен гыйбадәтләр дә гыйлемгә мохтаҗ, ә киресе түгел. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары, ә гыйбадәт кылучылар турында андый сүзләр әйтелмәгән. Гыйлем ул – Аллаһның сыйфаты”. 
Октябрь аеннан Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә укулар башланды. Укулар төрле яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар өчен атнага ике көн алып барыла. Мәктәп яшендәге малайлар өчен “Җәмигъ” мәчетендә әдәп-әхлак, Коръән ятлау түгәрәге эшли. Аллаһ йортына рәхим итегез!

Мөслим мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X