Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Г.Тукай шигырьләре "Пушкин"скверында яңгырады

26 апрель көнне "Пушкин" скверында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан лицей укучылары һәм укытучылары тарафыннан бәйрәм чарасы оештырылды. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә таянып театрльләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Әлеге күренештә берничә әсәр бер компазимциягә үрелеп барды, шулай ук балалар үз идеяларын, үз уйларын кертеп яңа формат белән тамашачыга күрсәттеләр. Бәйрәмнең кунаклары...

26 апрель көнне "Пушкин" скверында Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан лицей укучылары һәм укытучылары тарафыннан бәйрәм чарасы оештырылды. Укучылар Г.Тукайның әсәрләренә таянып театрльләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Әлеге күренештә берничә әсәр бер компазимциягә үрелеп барды, шулай ук балалар үз идеяларын, үз уйларын кертеп яңа формат белән тамашачыга күрсәттеләр. Бәйрәмнең кунаклары Фоат Садриев, Роза Хабибуллина,Мөҗәгит Әхмәтҗанов, Роза Низамова Г.Тукайның тормышы, аның иҗаты хакында сөйләп киттеләр, балаларга аны үрнәк итеп куйдылар.

Шулай ук чараның кунаклары итеп "Карлыгач" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килгән иде. Нәниләр концерт программасын бик яратып карадылар. Лицей укучылары шагыйрьнең шигырьләрен, җырларында яңгыраттылар. Әлеге бәйрәмдә 401 бала катнашты. Якын тирәдә торучы райондашларыбызда бәйрәмне карарга килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев