Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме аеруча кызыклы узды

Бүген 1 сентябрь - Белем бәйрәме. Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә бүген беренче кыңгырау чыңлады.

Габдулла Тукай исемендәге мәктәпкә дә иртәдән үк кулларына чәчәк букетлары тоткан укучылар, әти - әниләр һәм үзләренең зур кешеләр булуларын искәртергә теләгәндәй, эре адымнар белән ашыгучы 1 сыйныфка укырга баручы балалар җыелды. Әлеге мәктәптә 1 сыйныфка 53 бала - 1А, 1Б, 1В сыйныфларына укырга барачак. Бәйрәм чарасында катнашучыларны район Башлыгы Рамиль Муллин, мәктәп директоры Ильнар Миргалимов тәбрикләделәр. 1 сыйныфка баласын озатучы Резеда Мөхәммәтова да балаларны, укучыларны һәм әти - әниләрне бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев