Мөслим-информ

ГТО тапшырганнар

24-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Хезмәткә һәм саклауга әзерлек" - ГТО нормаларын тапшыру буенча Россиякүләм физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең региональ этабы үткән. Ул ГТО комплексының 85 еллыгына багышланып, фестивальдә 11 класс укучылары катнашкан. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расил Фаттахов җитәкчелегендә җыелма команда район данын яклап чыгыш ясаган. Фестивальдә Татарстанның...

24-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Хезмәткә һәм саклауга әзерлек" - ГТО нормаларын тапшыру буенча Россиякүләм физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең региональ этабы үткән. Ул ГТО комплексының 85 еллыгына багышланып, фестивальдә 11 класс укучылары катнашкан. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расил Фаттахов җитәкчелегендә җыелма команда район данын яклап чыгыш ясаган. Фестивальдә Татарстанның 45 районыннан 600гә якын укучы катнашкан. Укучылар дүрт спорт төреннән: йөзү, урыннан озынлыкка сикерү, 2 км арага йөгерү, пневматик винтовкадан атуда ярышканнар. Шәхси беренчелектә лицейдан Нияз Морзаханов икенче урынга лаек булган. Укучыларны ярышларга физкультура укытучылары Илнар Сәетгалиев, Илназ Башаров, Альберт Иванов, Таһир Хатбуллин, Рамазан Гайнуллин, Илсур Мәҗитов, Илнур Әсәдуллин, Элвир Айгелдин, Дамир Шәйхетдинов Фасыйл Арсланов әзерләгәннәр. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов бүләкләү тантанасында район командасына кубок һәм диплом тапшырган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: