Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГТХМ да яңа янгын сүндерү машиналарының өстенлекләре турында сөйләделәр

33 автомобиль тапшырылды. Шуларның 17се яңа, 12се капиталь ремонтлау республика программасы буенча ясалган һәм 4 җиңел «Хендэ» машинасы.

ГТХМ хезмәткәрләре яңа янгын техникасының өстенлекләре турында сөйләделәр. Машина Ачкычларын аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

33 автомобиль тапшырылды. Шуларның 17се яңа, 12се капиталь ремонтлау республика программасы буенча ясалган һәм 4 җиңел «Хендэ» машинасы.

"Капремонт-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган уникаль программа. Реставрацияләнгән машиналарда агрегатлар алыштырылган, аларда дизель двигательләре урнаштырылган. Өч ел эчендә без 130 берәмлектән артык техниканы реставрацияләдек", - дип сөйләде Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Яңа һәм реставрацияләнгән машиналар янгын бүлекчәләренә тапшырылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре техниканың сыйфаты күпкә яхшырак булуын билгеләп үттеләр. Әйтик, яңа янгын машиналарында су запасы арткан.

"Элек су күләме 2,5 куб тәшкил иткән иде. Яңа машиналарда су запасы 8 кубка җитә. Су артыннан сирәгрәк йөрергә кирәк булачак", - дип уртаклашты яңа янгын сүндерү машинасыннан алган тәэсирләре белән шофер Алексей Алтынов.

Техникада яңа насослар һәм электроника урнаштырылган, дип өстәде ул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа техника һәлакәт булган урынга тизрәк барып җитәргә, янгыннарны сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк, дип ышана.

Яңа техникага республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/15-06-2020/na-6-tonn-vody-bolshe-v-mchs-rasskazali-o-preimuschestvah-novyh-pozharnyh-mashin-5749687

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев