Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипптан сакланыгыз

Узган атнада Мөслимгә ТР Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсеннән махсус комиссия килде.

Комиссия, районның берничә кошчылык фер­масында булып, аларның территорияләрен тикшерде.

Тикшерү квадрокоптер ярдәмендә барды. Мондый ысул кимчелекләрне тиз ачыкларга ярдәм итә.

– Мөслим районының 27 фермер хуҗалыгында 1,2 млн чамасы кош асрыйлар. Без хуҗалыклырны даими тикшереп торабыз, чөнки югары патоген­лы грипп куркынычы һаман са­клана. 2020 елда республикада шуның биш очрагы теркәлде. Бер­се – Мөслимдә. 2021 елда шушы чир аркасында Тукай районында­гы бер хуҗалыкта 50 меңгә якын бытбылдыкны юк итәргә туры килде, – ди ТР Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Идрис Гатин.

Идарә җитәкчесе кош асрау­чыларны игътибарлырак булырга чакыра. Югары патогенлы грипп авыруы бар һәм аннан саклану ча­раларын киметергә ярамый.

– РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 104 санлы бо­ерыгы нигезендә кошчылык фер­малары кимендә ике метрлы кой­ма белән уратып алынырга тиеш. Кисәтү ясауга карамастан, кай­бер хуҗалыкларда әле һаман да агачлар үсеп утыра. Бу санитар таләпләргә туры килми, чөнки агач-куакларга кыргый кошлар куна. Алар читтән зарарлы авы­рулар алып кайтырга мөмкин. Кисәтү ясалып та, таләпләрне үтәмәгән хуҗалыклар материа­лын без судка җибәрергә мәҗбүр булабыз, – ди Идрис Мөдәрисович.

Комиссия вәкилләре әйтүенчә, шәхси йорт ихаталарында кош-корт асраучылар да кошларны ябып тотарга, урамга чыгарма­ска тиеш. Каз-үрдәкләр сулы­кларда йөрергә тиеш түгел, су­лыкларда алар кыргый кошлар белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә йорт кошларына югары патоген­лы грипп эләгергә мөмкин.

 

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев