Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппка каршы вакцинаны ясату кемнәргә кирәк?

Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә.

Прививка ясату бигрәк тә кемнәргә кирәк соң? Әлеге категориягә

- хроник авырулар белән исәптә торучылар;

- мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда, күп кешелек коллективларда, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр;

- өлкән яшьтәге кешеләр;

- 6 айданзуррак балалар, укучылар, студентлар;

- авырлы хатын-кызлар ( 1 приместрда булмаганнар);

- хәрби хезмәткә чакырылучылар;

- башка төр авырулар керә.

Шунысы мөһим: вакцинаны теләгән һәркем ясата ала. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел барлыгы 8780 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Бүгенге көндә 5075 данә вакцина кайтарылган. Шуның 4000 нән артыгы ясалып беткән. Балалар өчен кайткан вакциналар бар, өлкәннәр өчен киләсе атнада яңа партия вакциналар кайтачак, - ди хастаханә хезмәткәрләре.

Быел мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм 1-11класс укучыларына, авырлы хатын-кызларга прививкаларның консервантларсыз, ягъни төрле кушылмалар булмаган төре ясала. Балаларга һәм укучыларга прививка ясау өчен әти-әниләрнең язмача рөхсәте кирәк. Прививкалар район үзәк поликлиникасында олылар өчен аерым, балалар өчен аерым процедура бүлмәләрендә ясала. Авылларда яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пунктларында ясата алалар. Шулай ук поликлиникада, оешма-предприятиеләргә барып вакцинация үткәрү өчен, табиблар һәм шәфкать туташларыннан торган мобиль төркемнәр эшли. Бары тик аларга килү вакытын һәм вакцина ясатырга теләүчеләрнең санын хәбәр итәргә генә кирәк.

Грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Аны ясату алдыннан бернинди әзерлек кирәкми, бары тик вакцинация ясатканга кадәр кешенең ике атна кала салкын тиеп авырмаган булуы шарт. Табиблар шуны искәртә: тавык агына кискен аллергия булган кешеләргә вакцина ясалмый. Хөрмәтле райондашлар, үзебезнең сәламәтлеккә игътибарлы булыйк - гриппка каршы прививка ясатыйк! Бушлай тәкъдим ителүче әлеге ярдәмнән баш тарту - сәламәтлегебезне куркыныч астына кую, дигән сүз. Ашыгыгыз, поликлиникада сезне көтәләр!

Поликлиникадагы процедура бүлмәләренең эш вакыты: 8.00-15.30 сәгатькә кадәр, төшке ял- 12.00-13.00 сәг.

Оешма хезмәткәрләренә прививка ясату өчен: 2-43-76 яки 2-44-40 телефоны аша мобиль төркемне чакырып, заявка бирергә мөмкин.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X