Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ГРИППКА КАРШЫ ПРИВИВКА ЗАРАРЛЫМЫ? ХАЛЫК АРАСЫНДА ТАРАЛГАН 10 УЙДЫРМА

Татарстанда гриппка каршы вакцинацияләү бара. Шул ук вакытта прививкадан баш тартучылар да аз түгел. "Татар-информ" Республика иммунопрофилактика үзәге белгечләре белән прививка турында халык арасында таралган 10 ялгыш фикерне ачыкларга тырышты.

ИНТЕРТАТ
Автор: Валерия БЕЛОВА
Фото: Расих ФӘСХЕТДИНОВ


Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, табиб-эпидемиолог Дмитрий Лопушов сүзләренчә, Татарстанда гриппка каршы вакцинация августта ук башланган иде. Иң беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга прививка ясалды, аннан соң олылар өчен дә вакциналар кайтты. Медиклар гриппка каршы көрәшергә өндәүгә карамастан, халыкның бер өлеше елдан-ел вакцинациядән баш тарта. Прививка ясатмас өчен алар төрле сәбәп таба: имеш, ул зарарлы да, файдасыз да. Халыкта киң таралган фикерләрнең кайсысы дөреслеккә туры килә, ә кайсы ялган соң?

Быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр гадәти булмаган акция уздыра: Казан метросының берничә станциясендә прививка ясаучы күчмә бригадалар эшли.

1нче уйдырма. "Инфекцияләр таралуы күренми әле, прививка ясауның хаҗәте юк"

Әйләнә-тирәбездә грипп йоктырып авырып ятучылар булмавы әле инфекция юк дигән сүз түгел. Көн саен төрле илләрдә бу авыруны эләктерүчеләр теркәлеп тора. Йогышлы авыруларны күзәтү системасы бөтен дөньяда нәтиҗәле эшләгәнгә күрә генә бу авыру таралмый.

"Халыкның мөмкин кадәр күп өлешен вакцинацияләү грипп таралуны тоткарлый, шуңа да авыручылар саны нык зур булмый. Нәкъ менә бердәм иммунитет булдыру (вакцинация узган кешеләр турында сүз бара) гриппка таралырга ирек бирми. Шуны аңламаган кешеләр эпидемиягә әйләнерлек инфекцияләр юк дип уйлап ялгыша", - ди Дмитрий Лопушов.

2нче уйдырма. "Балага бер яше тулмыйча прививка ясатмаска кирәк"

Йогышлы авыруларга каршы антитәнчекләр балага ана сөте аша күчә. Әмма кайбер чирләргә каршы анада антитәнчекләр эшләп чыгарылмый. Ә инде бала бер яшенә кадәр үк күкрәк сөтеннән аерылган булса, табигый ысул белән саклану мөмкин түгел дигән сүз.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, бала нәкъ менә гомеренең беренче айларында йогышлы авыруларга бирешүчән. "Коклюш, гемофиль һәм пневмококк инфекцияләре тудыра торган авырулар бала өчен бигрәк куркыныч. Бу чирләр үпкә ялкынсынуы, отит, менингит, кан агулану кебек куркыныч очракларга китерергә дә мөмкин, - дип кисәтә белгеч. - Күп кенә вакциналар нәкъ менә кечкенә балаларны саклап калу өчен эшләп чыгарыла".

Тәүге прививкаларны балага беренче айларында ук ясыйлар. Тиешле курсны вакытында узса, сабый 6 ае тулганчы ук авыруларга каршы торырлык көчле иммунитетка ия булачак, ди белгеч.

3нче уйдырма. "Вакциналарга алюминий, терекөмеш һәм башка агулар кушылган"

"Чыннан да, зурлар өчен вакцина составына консервант сыйфатында мертиолят дигән матдә керә - бу терекөмеш этилы. Ләкин терекөмешнең этилы һәм метилы арасында зур аерма бар. Терекөмешнең метилы организмда җыелып бара һәм канда шактый озак - 1,5 айга кадәр тоткарлана. Ә менә терекөмеш метилы организмнан тиз чыгарыла - бер атнадан да артык тормый. Яртылаш ул 3,7 тәүлектә чыга, ә тулысынча - вакцинациядән соң 30 тәүлек узгач арына", - дип аңлата Дмитрий Лопушов.

Белгеч әйтүенчә, вакцинадагы хәтле генә терекөмеш кеше организмына урамда да керә. Мәсәлән, Казанның Җиңү проспекты буйлап бер сәгать җәяү барсаң, машиналар бүлеп чыгарган агулы газлардан шул кадәр үк терекөмеш йотасың.

"Вакциналарда терекөмеш тозлары концентрациясе ультрамикроскопик дәрәҗәдә һәм, әйтергә кирәк, балалар өчен вакциналарда терекөмеш тозлары юк", - дип билгеләп үтә табиб.

4нче уйдырма. "Күпләр прививка ясатмаса да авырмый"

Кайчакта кешенең иммунитеты җитәрлек дәрәҗәдә көчле була, ул йогышлы чирләрдән саклап тора. Ләкин, врач әйтүенчә, мондый корыч сәламәтлеккә ия кешеләр сирәк, халыкның күпчелеге исә йогышлы авыруларга бирешә һәм авырый.

5нче уйдырма. "Хроник йөрәк авырулы кешеләргә гриппка каршы прививка ясатырга ярамый"

"Ярый һәм кирәк тә. Хроник авырулар, шул исәптән йөрәк авырулары да вакцинацияне кире кагарга сәбәп була алмый, киресенчә, андый кешеләргә ул һичшиксез ясалырга тиеш. Хроник авырулары булган кешеләр вакцинацияне яхшы кичерә, һәм организмнары йогышлы авыруларга каршы иммунитет кора", - дип ассызыклады табиб.

Аның сүзләренчә, прививка ясау хроник авыруның кискенләшүенә китерми, ә менә кеше грипп йоктырса, чире тагын да көчәергә мөмкин.

Ләкин шуны да билгеләп узарга кирәк: кешенең хроник авыруы кискенләшкән вакыт булса, хәле яхшырмый торып, табиб прививка ясатмый торырга тәкъдим итәчәк.

6нчы уйдырма. "Мин узган елда прививка ясаткан идем, быел ясату нигә кирәк?"

Авырудан саклап торучы антитәнчекләр прививка ясаганнан соң барлыка килә дә, 6-12 ай эчендә таркала. Беразы сакланып калса да, аларның саны яңа сезонда организмны грипптан саклау өчен җитеп бетми.

"Өстәвенә, грипп вирусларының төрләре ел саен үзгәреп тора. Вакциналарга да шул яңа төрләр алына. Шулай булгач, ел саен прививка ясатырга кирәк", - ди табиб.

7нче уйдырма. "Гриппка каршы вакцинациягә әзерлекле булырга кирәк"

Күпчелек кешегә гриппка каршы вакцинациягә махсус әзерләнеп торырга кирәкми.

"Кайбер пациентларга, мәсәлән, аллергия белән чирләүчеләргә, табиб дарулар ярдәмендә әзерләнергә киңәш итәчәк. Хроник авырулары булганнар вакцинация вакытында гадәттәгечә дәвалануларын дәвам итәләр", - дип билгеләп узды белгеч.


8нче уйдырма. "Прививкаларның файдасы юк һәм алар баланың иммунитетын зәгыйфьләндерә"

"Бу гомумән алай түгел. Киресенчә, вакцина - иммун системасын саклык белән генә чиргә каршы көрәшергә өйрәтә. Система антиген белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Бу антигеннар организм өчен куркынычсыз, ә вирус белән очрашканда иммун системасы күпкә яхшырак эшләячәк һәм чир белән көрәшергә өйрәнәчәк. Чөнки һәр авыру төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин: бөтен куркыныч та шунда. "Прививка белән без иммун системасын зәгыйфьләндерәбез, ул вакциналар белән генә эшли башлаячак һәм вирус һөҗүм иткәндә каршы тора алмаячак", дигән сүзләр белән мин һич тә килешмим. Болай дип әйтер өчен теориядә дә, практик яктан да нигезләр юк", - дигән фикердә Дмитрий Лопушов.

Белгеч билгеләп узганча, сабыйлар чыннан да авыруга бирешүчән. Шуңа да балалар арасында, зурлар белән чагыштырганда, авыру очраклары ике-өч тапкыр ешрак күзәтелә.

"Грипп вакытында хастаханәгә салынучаларның 90 проценты - балалар. Аларның авыруы да көчлерәк уза, шуңа нәкъ менә балаларны иң беренче чиратта якларга кирәк", - ди Дмитрий Лопушов.

9нчы уйдырма. "Вакциналар аутизмга китерергә мөмкин"

"Монысы да вакцинада терекөмеш булуы белән бәйле ялгыш фикер", - ди табиб.


10нчы уйдырма. "Миңа грипп барыбер йогарга мөмкин, нигә прививка ясатып торырга?"

Табиблар вакцинаның кайсы төре ясалса да, грипп белән чирләп китү мөмкин түгел, дип ассызыклый.

"Вакцинаны эшләп чыгарганда анда файдаланылган вируслар кешене чирләтү сыйфатын югалта, аларның организмны яклап иммунитет тудыру сыйфаты гына кала. Тере вакцина белән прививка ясалса, аның да әйләнә-тирәдәгеләргә чир йоктыру куркынычы бик түбән. Активлыгы сүндерелгән вакциналар белән прививка ясатканда исә башкаларга чир йоктыру куркынычы бөтенләй юк", - дип йомгаклады сүзен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иммунпрофилактика буенча баш белгече.

sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X