Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грипп, ОРВИ һәм коронавирустан саклан!

Җәмәгать урыннарында, кибеттә, транспортта йөреп кайт- каннан соң, ашар һәм ризык әзерләр алдыннан кулларны сабынлап юыгыз 

Кулларны юарга мөмкинлек булмаса, дезинфекция чарала¬ры һәм юеш салфеткалар кулланыгыз 
Пычрак куллар белән биткә һәм күзләргә кагылмагыз 
Чит кеше сөлгесен файдаланмагыз 
2нче кагыйдә: ЭШ УРЫНЫН ЧИСТА ТОТАРГА 
Эш урыны чиста булырга тиеш 
Вирус һәм инфекцияләр өстәл, урындык, компьютер, кла¬виатура, сумка (һ.б.) өстенә «утырырга» мөмкин. Шуңа күрә аларны, көнкүреш химик чистарту чараларын файдаланып, яхшылап сөртегез 
Эш бүлмәсен һәм өйне даими җилләтеп, юып-җыештырып торыгыз 
3нче кагыйдә: ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТӘРГӘ 
Көн саен душ кереп, чәчегезне юыгыз. Гомумән, вирус ияр¬мәсен өчен чәчләрне туздырып йөрмәскә кирәк 
Көненә 3-4 тапкыр агып торган су белән битегезне һәм бо¬рын куышлыкларын юыгыз 
Кул биреп исәнләшү, үбешү, кочаклашуларны сирәгәйтегез 
Эш урынында теләсә кайда түгел, ә махсус билгеләнгән урында гына ашагыз 
4нче кагыйдә: МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ КИЯРГӘ 
Кешеләр күп була торган урыннарга, авырулар янына бар¬ганда медицина битлеге киегез 
Битлек борын һәм авызны яхшылап каплап торырга тиеш. Аны 2-3 сәгать саен алыштырырга кирәк 
Битлекне салгач, тизрәк чүп савытына ташлагыз 
Даруханәдән алган медицина битлеге калмаса, аны дүрт кат марлядан үзегез ясагыз 
Кәгазь кулъяулыклар кулланырга тырышыгыз 
5нче кагыйдә: АВЫРЫЙ БАШЛАСАҢ, НИШЛӘРГӘ? 
Тән температурасы күтәрелү, калтырату, баш авырту, хәлсезлек, томау төшү, йөткерү, сулыш алуның авыраюы кебек симптомнар күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итегез 
Өйдәгеләр белән якыннан аралашмаска тырышыгыз, аерым савыт-саба кулланыгыз һәм аны аерым чүпрәк белән юыгыз 
6нчы кагыйдә: СӘФӘРЛӘРНЕ КИЧЕКТЕРЕП ТОРЫРГА 
Коронавирус таралган җирләргә бармагыз 
Чит төбәккә барырга туры килсә, эштәгеләргә кайда һәм күпме вакытка китүегез турында хәбәр итегез 
CоVID-19 коронавирусы кебек куркыныч инфекцияләр таралган илдә булып кайткач, 14 көн дәвамында кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз

Чыганак :tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев