Мөслим-информ

Гражданнарны кабул итү узачак

Кабул итү иртәнге 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында башлана.

10 июль көнне Мөслимгә ТР Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Ирек улы Гыйлметдинов һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Фәнил улы Шакировның килүе көтелә. Алар җирлегебездә гражданнарны да кабул итәчәкләр. Кабул итү иртәнге 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында башлана. Экология һәм табигый ресурсларга багышланган сорауларыгыз булса, кабул итүгә алдан язылуыгыз сорала. Алдан язылу өчен 2-55-68 телефонына шалтыратырга кирәк.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: