Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гражданнарны кабул итү була

“Бердәм Россия” партиясенең Мөслим җирле бүлегендә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү кысаларында гражданнарны кабул итү була.

Ул “Президент мөрәҗәгате: гаиләле балаларга социаль ярдәмнең яңа чаралары” мәсьәләләренә багышлана.
26 февраль көнне 9.00-11.00 сәгатьләрдә Мөслим районы пенсия бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева кабул итә.
13.00-15.00 сәгатьләрдә – “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роза Шиһапова; 13.00-15.00 сәгатьләрдә – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина кабул итә.
Кабул итүгә гаиләле балаларга социаль ярдәмнең яңа чаралары турындагы сорауларга җавап алырга теләүчеләр һәм шулай ук пенсионерлар чакырыла.   Кабул итү Мөслим авылы, Пушкин урамы, 32 йорт, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты бинасы, “Бердәм Россия” партиясенең Мөслим җирле бүлеге адресы буенча үтә.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев