Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Киләчәк - Будущее" гранты өчен көрәш башлана

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында, инде менә өченче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә.

Грант балаларны республикадагы ике дәүләт теле-рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчаларына бирелә. Бәйге 2015 нче елның апрель аенда үткәреләчәк һәм анда районның мәктәпкәчә гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык балалар бакчалары да катнашачак. Узган елны бәйгенең республика этабында җиңеп чыккан Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасында 17 март көнне балалар бакчаларында эшләүче педагоглар өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рус телен өйрәтудә яңа УМК ларны кертү" темасына семинар-практикум узды. Семинарда катнашучылар рус теле эшчәнлеге карадылар, Мөслим авылының "Кояшкай" балалар бакчасының бу юнәлештә эшчәнлеге белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев