Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасы

Район мөхтәсибәтләренә авыллардан бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма китереп бирәләр.

Үз бакчабызда үзебез үстергән уңыш булса да, аларны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызга сөенеп, җыелган уңышның бер өлешен мохтаҗларга тапшырырга, ягъни гошер сәдакасын да бирергә тиешбез. Соңгы елларда республикабыз районнарында бу эш аеруча актив бара. Әлеге уңайдан быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Гошер көне дә игълан итте.

"Зәкят" фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренчә, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирергә тиеш. “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә: “Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” – диелә.

– Гошер сәдакасын җыю, шөкер, республика мөселманнары тормышына кайта башлады. Район мөхтәсибәтләренә авыллардан бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма китереп бирәләр. Аларны картлар йортларына, мәдрәсәләргә алып килеп тапшыралар, ди районның имам мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев