Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Горурлык хисе яна бездә...

Әле 5 нче класста гына укысам да, “сугыш” дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Башта, аңламыйча, колак төбеннән генә үткәрә идем. Ә хәзер бу темага үткәрелгән чараларның мәгънәсе бик тирән булуын аңлый башладым. 

Исемнәре илебез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган батырларыбыз бик күп. Аларның берсе – Мөслим егете Фаиз Рәшитов. Курку белмәс капитан без укыган мәктәптә белем алган, Мөслимебезнең саф һавасын сулап, чыныгып үскән. 
Класс җитәкчебез Йолдыз Рәисовна Фаиз абыйның туган йортына барачагыбызны әйткәч, бик дулкынландык. Батыр якташыбызның туганы Зөләйрә апа безне кадерле кунакларын көткән кебек якты йөз белән каршы алды. Фаиз абыйның балалык һәм яшьлек еллары, хәрби батырлыгы турында сорагач, аның күзләренә яшьләр килде. Кызыксынуыбызны күргәч, альбомнарны алып чыгып, энесе турында ашыга-ашыга сөйләде. Әйтерсең, Зөләйрә апа Фаиз абый турында нинди дә булса әһәмиятле әйберне төшереп калдырудан курка иде. Аның һәр сүзен игътибар белән тыңладык. 
...Фаиз абый, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтына укырга керә. Ел ярым укыганнан соң, әти-әнисенең рөхсәте белән Рязань шәһәрендәге хәрби институтка китә. Ул кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Ул анда бик тырышып һәм яратып укый. 1984 елда Әфганстанга хәрби хезмәткә җибәрелә. Ф. Рәшитов үзен бары уңай яктан гына күрсәтә, капитан дәрәҗәсенә лаек була. “Озакламый өйгә кайтам, якыннарымны күрәм, нәни кызымны кулларыма алам” дип, татлы хыяллар белән янган Фаиз абый батырларча һәлак була. 1985 елда 29 яшьлек батыр якташыбызның гәүдәсен тимер табутта Мөслимгә кайтаралар. 
Без Мөслимебезнең курку белмәс егете белән горурлану хисләре кичердек, кешенең матурлыгы Ватанын яратуда, аны сакларга әзер булуда икәненә төшендек. Без дә туган илебезне күз карасыдай саклаучылар булып үсәрбез, дип ышандырабыз. 

Данил Мәүлиев, 
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5в классы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев