Мөслим-информ

Горурланабыз

Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авы­лында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш ко­ралар.

Комбайн штурвалы артыннан – фронтка

Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авы­лында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш ко­ралар.

Бөек Ватан сугышы баш­лангач, ир-егетләрне сугыш­ка ала башлыйлар. Комбайн­чылар бик аз булу сәбәпле, ба­бамны бронь белән фронтка җибәрми торалар. Ләкин 1943 елда аңа да повестка килә. Ба­бам Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары бераз төзәлгәч, Вәрәшбашка кайта. Ике елдан соң, тәмам савыгып беткәч, кабат ком­байн штурвалы артына утыра.

Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен баба­быз беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Гөлинә Мөэминова, Мөслим урта мәктәбенең 5 класс укучысы.

Һөнәрлегә җиңелрәк булган

Әбием Нәзирә Вәлиева – Тойгелде авылы кызы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 13 яшь кенә була.

Әтисе фронтка китә, ул әнисе һәм апа-энеләре белән генә кала. Бу еллар бик тә авыр була. Ачлык, ялан­гачлык. Иртән мәктәпкә киткәнче үк эшкә тотынган алар. Басуда да авыр хезмәт башкарганнар. Ә кич белән, азрак эшләрдән бушагач, баш­калар белән бергә сукыр лам­па яктысында шәл бәйләгән әбием. Һәр атнада бер шәл са­тарга тырышканнар, шул хи­сапка тукланганнар. Шулай ук туганнары белән бергәләп итек басарга өйрәнгәннәр. Бу заманда һөнәрле кеше ачтан үлмәгән.

Әбиемнең әнисе, никадәр авыр булса да, сыерын да бетермәгән. Балаларына иртә- кичен җылы сөт эчерткән. Шул сыер аркасында исән кал­гандыр да инде алар.

Әбием 7 класс белем ал­ган. Сугыш беткәч, алар иптәш кызы белән авыл ба­шына әтиләрен каршы алыр­га йөриләр. Фронттан алар авылына бары бер ир-ат кына кайта. Ул әбиемнең иптәш кызының әтисе була.

Әбием бик матур бул­ган. Озын толымлы, зәп- зәңгәр күзле кызга күз ату­чы егетләр күп булган. Ә ул Мөхәммәт исемле уңган- булган егетне сайлаган. Алар гаилә корып, дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әбием хәзерге вакытта бала­лары тәрбиясендә бәхетле го­мер кичерә.

Динә Фәттахова,

Мөслим урта мәктәбенең 11 класс

укучысы.

Балачагын сугыш урлаган

Тыл һәм хезмәт вете­раны Фатыйха әбиемә – 91 яшь. Ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам һәм һәрвакыт булышырга ты­рышам.

Аның балачагы авыр су­гыш елларына туры килә. 13 яшендә колхозга эшкә чыга. Сарык карый, сыер сава ул. Чөнки сугыш вакытында карт әби-бабайлар да, балалар да эшләргә мәҗбүр булганнар. Сугыш тизрәк бетсен дип ты­рышкан алар.

Әбием белән бик тә горур­ланам, аның киңәшләрен то­тарга тырышам. Сугышлар яңадан кабатланмасын дип телим.

Рәфил Баһауов, Вәрәшбаш башлангыч

мәктәбенең 4 класс укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: