Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Горурланабыз!

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тула.

Минтимер Шәймиев хезмәт юлын Мөслим РТСында башлый. Алай гына да түгел, Мөслимдә эшләгән чорда гаилә кора, Сәкинә белән Минтимер Шәймиевләрнең беренче уллары Айрат Мөслимдә туа. М.Шәймиев белән бергә эшләгән кешеләр күңелендә беренче президен­тыбыз турында матур истәлекләр яши.

 

Минтимер Шәймиев Мөслимгә 1959 елны, Казан аграр институтының меха­никалаштыру факультетын тәмамлагач, юллама буенча килде һәм ремонт-техника станциясендә башта – инже­нер, аннан соң баш инженер булып эшләде. Ул районда югары белемле беренче ин­женер иде дисәм дә, ялгыш булмас.

Мин Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыган вакыт­та РТСка практикага кайттым. Минтимер Шәрипович мине Ка­линин исемендәге, “Авангард”, “Победа” һәм Тукай исемендәге колхозларны берләштергән участокка механик итеп бер­кетте. Минтимер Шәймиев эш дип янып эшләде, кул астында­гылардан да шуны таләп итте. Колхоз-совхозларның техника­сын төзек тоту буенча эш белән бергә ул бик күп яңалыклар да кертте. Ул чорда техниканы ре­монтлаганда кирәкле детальләр ясау өчен станоклар җитми иде. Минтимер Шәриповичның ты­рышлыгы белән РТСка фрезер­лы станок кайтарылды. Бу ре­монт эшен шактый җиңеләйтте. Станокта ясалган шестернялар заводныкыннан ким булмый иде. Әлеге станок бик күп еллар хезмәт итте, хәзер дә эшли. “Аг­ромастер” компаниясендә аны улым Илгиз файдалана.

Минтимер Шәймиев эшләгән елларда районга ди­зель двигательле ДТ-54 трак­торлары кайта башлады. Бу авыл хуҗалыгындагы эшләрне җиңеләйтергә мөмкинлек бир­де. Әмма тракторның рамасы бик тиз сафтан чыга иде. Мин­тимер Шәрипович республика­да беренчеләрдән булып РТСта шул рамнарны өр-яңадан ясау­ны оештырды.

Ул безнең районда эшләгән елларда республикада ку­курузны квадрат-оя ысулы белән чәчәләр иде. Гамәлдәге чәчкечләр квадратлар­ны дөрес ясап бетерми иде. Минтимер Шәрипович, бик озак эзләнеп, санап-сызып эшләгәннән соң чәчкечләрне реконструкцияләде. Нәтиҗәдә квадрат оялар тиешенчә сызыл­ды һәм рәт араларын эшкәртү дә уңайланды. Ул елларда безнең район кукурузның яшел масса­сын уру буенча республикада ал­дынгы урыннарны яулады.

Минтимер Шәрипович безнең җирлектә эшләгән еллар машина-трактор паркларының үсү чоры иде. Әмма кайткан тех­ника белән идарә итәргә меха­низаторлар җитми. Яшь баш ин­женер бу мәсьәләне дә хәл итү җаен тапты. Мөслим РТСын­да дүрт айлык механизаторлар курслары эшли башлады. Укулар белән Минтимер Шәрипович үзе җитәкчелек итте.

Ремонт-техника станциясе терлекчелек тармагын механи­калаштыруга да өлешен кертте. Монда да Минтимер Шәймиевнең осталыгы, сәләте ярдәмгә кил­де. Ул чорда фермаларны су белән тәэмин итүче башнялар җитәрлек түгел иде. РТСта кол­хоз-совхоз фермалары өчен су башнялары җитештерү дә җайга салынды. Читәннән үрелгән фер­ма тораклары урынына заманча терлекчелек тораклары төзелә башлады. Кирпечтән салынган бинаның яшь терлекләр бүлеген җылыту кирәк булды. Инженер Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән утын ягып җылытылучы калориферлар ясалды. Алар­дан чыккан һава яшь терлекләр бүлеген җылытты.

Минтимер Шәймиев Мөслимдә эшләгән елларда авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте. Эшкә сәләтле, уйлап табу­чы һәм рационализатор, һәркем белән уртак тел табып, яхшы мөгамәләдә эшләүче яшь бел­гечне югарыда да бик тиз күреп алдылар һәм Минзәлә районы ремонт-техника станциясенә җитәкче итеп эшкә күчерделәр. Анда ул 1962 елдан 1967 елга кадәр эшләде.

Кайда гына эшләсә дә, без Минтимер Шәрипович белән һәрвакыт элемтәдә булдык. Аны чын күңелдән юбилее белән кот­лап, сәламәтлек, озын гомер, улларының игелеген күреп, һаман да шулай республика мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәвен телим.

Зәки Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X