Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Гореф-гадәтләрне өйрәнәләр

Октябрь башлангыч мәктәбендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә. Мәктәптә авыл тарихын чагылдырган музей эшләп килә. Ул елдан-ел тулыландырыла.

Күптән түгел узган Нәүрүз бәйрәме аерым игътибарга лаек. Укучылар табышмак, мәкальләр әйтештеләр. Сорауларга җаваплар таптылар. Әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырладылар. Кыш бабай белән Нәүрүзнең хакимлек өчен тартышуын карап тору үзе бер кызык булды. Балаларның чыгышлары күңелгә аеруча хуш килде. Бәйрәмгә балалар бакчасы коллективы һәм авыл халкы да чакырылган иде. Соңыннан кайнар коймак белән күмер самоварыннан чәй эчтек. Бу эшләрне оештыручы мәктәп җитәкчесе Римма Бәшировага һәм клуб хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәбез. Ил-көннәребез аяз булсын, һәммәбез дә сау-сәламәт, бәхетле яшик!

Гөлфәрия Сәлимова, Октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X