Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомумроссия ата-аналар җыелышына сораулар җыю башланды

Россия ата-аналары җыелышы 30 август көнне - илкүләм видеоконференция рәвешендә уздырыла, дп хәбәр итә "Татар-информ" сайты.

2017 елның 30 августында Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Гомумроссия ата-аналар җыелышы уздыра. Анда ата-аналар, укытучылар, мәгариф өлкәсе системасының үсешенә битараф булмаган җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инде дүртенче тапкыр үткәрелә торган Гомумроссия ата-аналар җыелышы, елдагыча, Россия төбәкләре белән турыдан-туры элемтәдә, видеоконференция рәвешендә барачак. Министрлык оештырган онлайн тапшыру ярдәмендә әлеге чараны илнең теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин булачак.

Россия Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия җыелышын уздырып, ата-аналар фикерен, аларны кызыкындырган сорауларны тыңлый, гамәлдәге проект һәм программаларга аларның мөнәсәбәтен ачыклый - кире элемтә булдыра.

Министр Ольга Васильевага сорауларны хәзердән үк биреп куярга мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында моның өчен махсус «Общероссийское родительское собрание» (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлекчәсе булдырылган. Сайт аша бирелгән сораулар да министрга килеп ирешәчәк, һәм алар министрның җавапларында чагылыш табачак.

Гомумроссия ата-аналар җыелышына Гаиләгә ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау буенча ата-аналарның илкүләм ассоциациясе (НРА) теләктәшлек күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама