Мөслим-информ

Гомерләр үтә дә китә икән…

Кешеләр белән яшисең, аларга үзеңчә бәя куясың. Кемдер яхшы, кемдер начар кебек тоела. Кайберләренә куркыбрак та карыйсың. Валерий Бухарин минем өчен шул соңгылары исәбендә булгандыр. 

Район эчке эшләр бүлеген җитәкләүче подполковникка тагын нинди караш булсын соң? Көч структураларында утыручылар көч кулланырга яраталар бит. Минем Бухарин белән ныклап танышуым аның, пенсиягә чыгып, районның социаль яклау бүлеген җитәкләгән чорында булды. Җитди, лирик хисләрдән ерактыр дип йөргән Бухаринның шигырьләр язуын ишетү минем өчен зур яңалык иде. Язганнарын күрсәтүемне сорагач, Валерий Анатольевич бик кыенсынды: “Шигырьләрем – үземә якын кешеләргә генә багышланган әйберләр, халыкка тәкъдим итәрлек түгел”, – диде. Шулай да, мәҗбүриләбрәк булса да, мин аның язганнарын алып танышып чыктым. Һәм бер нәрсәне аңладым: бу кешенең күңелендә сандугач сайрап утыра икән ләбаса! 

Валерий мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган, Есенин иҗатына табынган, аңардан үрнәк алган. Менә сиңа көч структурасы җитәкчесе! Аның шигырьләрен укыган саен, мин Валерий Анатольевичның һәр күзәнәгенә туган җиребезгә мәхәббәт сеңгәнлеген аңладым. Ул кешеләрне, тормышны, табигатьне чиксез ярата иде. Үзенең сөекле хатыны Гөлчәчәккә ул тугры калды һәм аңа бик күп шигырьләрен багышлады. Валерий Анатольевич рус мәктәбендә укыган, русча язды. Бу мәкалә-мәрәсимдә аның көзгә багышланган бер шигырен китерсәм, газета укучылар ачуланмас, дип уйлыйм. 

Листья вечером были зеленые, 
Пожелтели они к утру. 
Словно дождь слезами солеными 
Погасил на них летнюю жару. 
Бабье лето, осень золотая, 
Грусть и счастье распылились в глазах. 
Неописуемая красота такая 
Даже в сказочных не приснится снах. 
Прозрачной нитью паутинок 
Осень касается лица. 
Листья желтые падают с веток 
То с одного, то с другого конца. 
Благодать и покой в увядании, 
Гробовая вокруг тишина. 
Бабье лето на прощанье 
Раскидала свои семена. 
И солнце такое теплое, 
Так и хочется задремать. 
Будто во сне этом что-то веселое 
Хочет осень мне пожелать. 

Валерий Анатольевичның күңеле сизенгәндерме, аның көзгә багышланган шигырьләре чынбарлыкның үзе кебек гаҗәеп реаль дә, серле дә иде. Шул серле көзнең аны бакыйлыкка алып китүе дә язмышы булгандыр, дип уйлыйм. Көз аның рухи дөньясында зур өлеш били иде. Быел көз ул миңа табигатькә чыгыйк әле дип, күп мәртәбәләр шалтыратты. Коронавирусны сәбәп итеп, аның шалтыратуларына каршы килдем. Ул да бу афәттән котылгач очрашырбыз әле, дип минем белән килеште. Әмма язмышлар без ниятләгәнчә генә барып чыкмый шул. Көтмәгәндә-уйламаганда ул китте дә барды. Искиткеч якты, матур уйлар белән яшәүче Валерий Анатольевичның күңелен аңлап та бетерә алмадым. Әмма бер нәрсә бәхәссез калды: аның күңеле якты, игелекле иде. Шуннан ары тагын ни кирәк?! Тыныч йокла, Валерий Анатольевич! Син – безнең хәтеребездә, синең шигырьләрең безне рухи дөньяңда яшәтә. Сөзелеп калган фикер шул: аралашырга да өлгерә алмыйча, гомерләр үтә дә китә... 
Фоат Садриев. 
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: