Мослим

Гомер заяга узмаган

Кеше гомерләре бигрәк тиз уза: кемгәдер 50, 60 яшь тулганнын белгәннән соң, хәйраннар калып торасың. Язмам герое Расыйл Фәттаховның да юбилее җиткән икән бит. Районда аны белмәгән кеше сирәктер. Аның белән мәктәп яшендәге балалардан алып, 80 - 90 яшьлек өлкәннәр дә кызыксына. Нинди генә спорт ярышлары булмасын, бигрәк тә милли...

Мөслим авылында туып-үскән, гомерен шушы җирлектә спортны алга җибәрү өчен зур тырышлык куйган шәхес ул. Моннан нәкъ 50 ел, җәйнең кыл уртасында дөньяга аваз сала егетебез. Әти-әниле, пар канатлы гаиләдә белем һәм тәрбия ала. Әнисе Рәмзия апаның, үзеннән өлкән ике апасының юлыннан китеп, Казан дәүләт педагогия институтының физкультура бүлегенә укырга керә. Укыган вакытта Камчаткада хәрби-диңгез флотында хәрби хезмәт үтәп кайтырга да өлгерә. 1989 елда кулына диплом алган яшь белгечне Мөслим урта мәктәбенә физик культура укытучысы итеп билгелиләр. Егетнең спортка гашыйк икәнен, көчле оештыру сәләтен күреп, 2000 елда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә директор итеп күчерделәр. Шушы вакыттан башлап Расыйл Кирамович ничә буын балаларны милли көрәш серләренә өйрәтте. 2007 елдан районның татар-башкорт "Көрәш" федерациясен җитәкли. Татарстанның кайсы гына шәһәр, районнарына командалар алып барып, җиңүләр яулап кайтмады алар. Кайчандыр аның кул астында шөгыльләнә башлап, бүген үзләре милли көрәш буенча тренер булып эшләүче шәкертләре: Дамир Шәйхетдинов, Илнар Сәетгалиев, Альберт Шәймөхәммәтов, Заһир Галиев әле бүген дә остазлары белән киңәшләшеп, санлашып эшлиләр. Спорт мәктәбеннән соң, районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеген җитәкли. Эш дәверендә тырыш хезмәте, эш нәтиҗәләре өчен яшьләр белән эшләү спорт һәм туризм министрлыгының Мактау кәгазьләренә лаек була.

Татар халкында "Эшләгәнгә - эш язган" дигән гыйбарә бар. "Нәтиҗәсе булсын" дип эшләгән белгечнең район өчен тырышканлыгын, карусыз булуын, һәр кушкан эшне җиренә җиткереп башкарганлыгын күреп, аны тагын да катлаулырак өлкәгә - район мәгариф бүлегенә начальник урынбасары итеп билгелиләр. Гаять күпкырлы эш йөкләнә аңа. Мәктәпләрдә физкультура, спорт эшен контрольдә тоту, хуҗалык ягыннан яңа уку елына әзерләү, ел дәвамында җылыту системаларының төзеклеге өчен җавап бирү, электр, су челтәрләренең, канализация системасының өзлексез эшләвен тәэмин итү һ.б. санап бетергесез мәшәкатьләр белән янып-көеп йөри ул. Болар өстенә тәрбия эше буенча төрле чаралар оештыру да аның вазыйфасына керә. Р. Фәттахов нәтиҗәле хезмәте өчен 2014 елда мәгариф министрлыгы тарафыннан "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Гаиләдә татулык, тынычлык, бер-береңне аңлап яшәү булмаса, Расыйл Кирамович мондый уңышларга ирешмәс иде. Тормыш иптәше Айгөл Назыйфовна үзе дә җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, иренә һәрчак ярдәм итәргә тырыша. Бик күпләргә үрнәк бу пар килеп туган мәсьәләләрне бергә чишеп, кулга-кул, иңгә-иң куеп, аңлашып эшли һәм яши. Кызлары Кадрия дә әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерми. Быел ул Казан федераль университетының икътисад факультетын тәмамлады.

Ярты гасыр әле ул ир-атның тау менгәндә туктап бер тын алган мәле генә. Тауның үрләренә менеп җитәргә, үткәнгә әйләнеп карап, "Гомер заяга узмаган" дип әйтергә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: