Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер юлларда үтә...

Шоферларның бөтен гомере юлда үтә диярлек. Сигезенче дистәсен ваклаучы Закирҗан Хәбиров туплаган тәҗрибәсе, егетләрдәй җитезлеге, осталыгы белән күпләргә үрнәк булырлык. Унсигезе тулар-тулмас техникага утырган да башка һөнәр турында уйлап та карамаган райондашыбыз.

Закирҗан абый – Крәш. Шуран авылы егете. Армиягә киткәнче “Авангард” колхозында эшләп алырга да өлгерә. Машина йөртү таныклыгы булмавын да, унсигез яше тулмавын да уйлап тормыйлар. Ышанып, сөт җыю машинасын тапшыралар егеткә. 1977 елда, Иркутск шәһәрендә хәрби хезмәтен үтеп кайткач, Закирҗан “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле руль артында ул. 
– Закирҗан абый кебек кешеләр белән эшләве бик рәхәт. Җитмештән узган димәссең дә үзен! Татарстан шәһәрләре һәм районнарына эш сәфәре булсынмы, Рәсәйнең ерак төбәкләреме – Закирҗан абый прицеплы КамАЗ машинасы белән юлга кузгала. Бер-ике көн ерак юлга чыкмый торса, борчыла башлый. Һөнәрен белеп сайлаган, үз эшен яратып башкара. Әле озак еллар безнең арада булсын иде, дип телибез, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов. 
Бүген ул – компаниядә дә, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында да алыштыргысыз кеше. Быел да Закирҗан абый – урак вакытында иң күп ашлык ташучылар рәтендә. Алны-ялны белми эшләүче райондашыбыз басуга ашламасын да ташый, компаниянең Сармандагы филиалына комплектлаучы запас частьләр дә илтә, җитештерелгән агрегатларны да алып кайта. Кыскасы, гел юлда... 
– Рейска чыгарга йөрәк атлыгып тора. Шофер булгач, юлда төрле хәлләргә юлыгасың. Шөкер, бәхетсезлек очраклары ерак йөрде. Моннан соң да хәвеф-хәтәрләргә юлыгырга язмасын. Минем беркайчан да суыкта күшегеп торган кешеләрне, әби-бабайларны юл чатында калдырып киткәнем булмады. Мине шуларның хәер-догалары саклап йөртәдер. Әле көч-куәт барда тәгәрмәчләрне тәгәрәтәсе дә тәгәрәтәсе, – ди Закирҗан абый. 
Закирҗан абый тормыш иптәше Сабира апа белән ике бала үстергән. 
– Балалар бәләкәй чакта әтиләренең ерак юлдан кайтуын ут йотып көтеп алалар иде. Шофер һөнәре элек аеруча мәртәбәле булды. Закирҗан белән танышканда ул үз эшенең остасы иде инде. Аңа карап, “эшеңне шулкадәр дә яратып булыр икән”, дип уйлый идем. Шофер өчен машинасы хатыныннан да кадерле бит ул. Закирҗан да үзе йөргән техниканы һәрвакыт карап-төзәтеп кенә тора, – ди Сабира апа. 
Ел нәтиҗәләре буенча да иң яхшы шофер дип танылган Закирҗан Хәбировның машинасы һәрвакыт төзек, һәрвакыт сафта. 
– Юллар, ерак рейсларга чыгу миңа аңлатып бирә алмаслык рәхәт мизгелләр бүләк итә. Үземне машинам белән бербөтен кебек хис итәм. Шофер һөнәре ул – даими сәфәрләр, яңа урыннар, яңа кешеләр, яңа тәэсирләр, дигән сүз. Машина тәрәзәсе аша юлга күз саласың... Һәм бу дөньяның никадәр матур икәнен аңлыйсың, – ди Закирҗан Хәбиров. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X