Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер көзе җимешләре

Республикада тормышка ашырылучы “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында җирлегебездә күп төрле чаралар уздырыла. “Бердәм Россия” партиясенең әлеге проекты гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән. Күптән түгел генә Октябрь җирлегендә узган Идиятуллиннар гаиләсен хөрмәтләү бәйрәме дә “Ныклы гаилә” проекты кысаларында үткәрелгән матур чараларның берсе иде.

Бу дөньяда кем генә үзенә пар сайлаганда билгеле бер таләп-критерийларны күздә тота икән?! Бәхетле гаилә коруның да аерым устав яки кагыйдәсен күргән, ишеткән юк әле. Уртак тормыш сукмагыннан атлап китәр алдыннан яшь парларга үгет-нәсыйхәт сүзләре, тәкъдим-теләкләр күп әйтелсә дә, тормыш иткәндә, аларның кайсын кулланма итеп алыйм икән дип, кем генә баш вата икән? Мирзанур абый белән Галимә ападан тату гаилә кору серләре белән уртаклашуларын үтенсәң, мөгаен, югалып калырлар иде. Ә бит аларның гаилә тормышы күпләргә үрнәк булырлык. 1931 елда дөньяга килгән Мирзанурны сугыш чоры авырлыклары чыныктыра. Унике яшеннән ат белән чәчүгә чыга, кавырсыны да ныгымаган килеш ир-атлар күтәрергә тиешле авыр йөкләрне күтәрә. Сугыштан соң Куйбышев якларында урман кисүдә эшләгән егет авылга, кем әйтмешли, кесә тулы акча белән кайта. Өйләнгәнче үк заманасы өчен менә дигән өй салып куя. Мондый тырыш егеткә кызыгучы кызлар аз булмагандыр. Ә Мирзанур үзеннән 6 яшькә кечерәк сылу кыз Галимәне сайлый. – Унбиш көнләп аралашып йөргәннән соң, 1956нчы елның 14 мартында Галимәне ярәшеп алып та кайттым. Шул көннән бирле бер-беребездән аерылганыбыз юк, – ди Мирзанур ага.Гомер сукмагыннан 63 ел бергә үтелгән. Иң мөһиме – мәхәббәткә һәм хөрмәткә, тырыш хезмәткә нигезләнгән ныклы тормыш корылган. Мирзанур абый белән Галимә апа хезмәт юлларын авыл хуҗалыгының иң авыр тармагы булган терлекчелектә эшләп үткәргән. Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылган заманалар бит ул. Симертү группасы малларыннан югары үсеш алу өчен алны-ялны белми эшләгән чорлар. Таңнан караңгыга кадәр колхоз эшендә йөрсәләр дә, менә дигән итеп дөнья көткәннәр. Мирзанур абый, балта остасы буларак, өен, капка-коймасын матур бизәкләр белән эшләгән.Ә тормышларының бизәге булып, берсеннән-берсе акыллы алты бала үскән гаиләдә. Ул-кызларын да ил-көнгә кирәкле, тәртипле итеп үстергән алар. Олы кызлары Гөлүзә, Бөгелмә кооператив училищесын тәмамлап, 40 елга якын Әмәкәй авылында сатучы булып эшләгән. Әлфисләре шофер һөнәрен сайлаган. Гөлфирә – Әлмәт төзү-ремонтлау идарәсендә контролер, Люция нефть каласында укытучы булып эшли. Гөлнара Әлмәт “Ямашнефть” оешмасында менеджер вазыйфасын башкара. Төпчекләре Радик “Стройкомплект” җәмгыятен җитәкли. Ул көнне Октябрь авылы клубы Идиятуллиннар гаиләсе, аларның туганнары, күршеләре һәм дуслары белән шыгрым тулды. 6 балалары янында 11 онык һәм 10 оныкчыклары бөтерелде. Алар иң кадерле кешеләрен – Галимә апа белән Мирзанур абыйны чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмде. Күңел түрендә йөрткән рәхмәт хисләрен шигырь юллары белән дә әйтеп бирде балалары. Әти-әниләренең гомер юлыннан матур һәм кызыклы хатирәләрне яңартты, гаилә нигезенең ныклыгын, ата-ана тәрбиясенең үтемлелеген раслап, тормышларыннан мисаллар китерде. Ата-аналарының яшәү рәвешен, тәрбия үрнәген балалары, оныклары дәвам итә.Әйе, гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Гаиләләр ныклы булмаса, җәмгыять тә тотрыклы була алмый. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова үз чыгышында шуны ассызыклады.– Районда тормышка ашырылучы рухи-әхлакый үсеш программасы кысаларында без тату гомер итүче күркәм парлар үрнәгендә гаилә кыйммәтләрен пропагандалыйбыз. Үсеп килүче буынга гаилә төзүнең, аның кыйммәтләрен саклап яшәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатабыз. Шундый үрнәк гаиләләр арасында Идиятуллиннар да бар. Яшьлектәге мәхәббәтләренә тап төшермичә, саф хисләрен бүгенгәчә саклый алган, игелекле, тәүфыйклы балалар үстергән Галимә апа белән Мирзанур абыйның яшәү рәвеше күпләргә үрнәк, – диде ул. Идиятуллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале һәм “Кыр ромашкасы” билгесе, РФдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының грамотасы, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов Идиятуллиннар гаиләсенә җылы теләкләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды. Алты дистә елдан артык иңне-иңгә куеп яшәүче матур пар тантаналы шартларда районның туй китабына кул куйды. Идиятуллиннар хөрмәтенә авыл үзешчәннәре матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә