Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөмер көзләренә бергәләп

“Яраткан бәндәмә сынауларны өеп бирермен”, – дигән Ходай Тәгалә. Мөслимдә яшәүче Илһамия һәм Рамил Мәкъсутовлар да, шактый сынаулар аша узып, яшәү тәмен югалтмаган парлар.

“Яраткан бәндәмә сынауларны өеп бирермен”, – дигән Ходай Тәгалә. Мөслимдә яшәүче Илһамия һәм Рамил Мәкъсутовлар да, шактый сынаулар аша узып, яшәү тәмен югалтмаган парлар. Баек авылы кызы белән Мөслим егете моннан 45 ел элек район кулланучылар җәмгыятендә эшләгәндә таныша.

– Заманында РАЙПО системасында өч мең кеше эшли иде. Безне ел саен, хуҗалык малларына азык әзерләргә дип, яфрак азык җыярга җибәрәләр иде. Әлмәт авылына барганда таныштык без Рамил белән. Яфрак бәйрәменә йөк машинасы өстендә барабыз шулай, бәхәсләшеп киттек. Ул да бирми сүзен, мин дә. “Бигрәк үҗәт, кире икән” дип уйлаган идем шунда, – дип, яшьлек елларын искә ала Илһамия апа.

Армиядән яңа гына кайтып, оешмага төзүче булып урнашкан егет тә кызның сөйкемле йөзенә, гадилегенә бер күрүдә гашыйк була. Ишле гаиләдә үскән Илһамиядән көнләшеп тә куя әле ул. Чөнки үзе гаиләдә бердәнбер бала була.

– Илһамияне беренче озаткан кичне әле дә хәтерлим. Ул вакытта РАЙПОның тулай торагы хәзерге “Авылдаш” кибете урынында иде. Аның бер ягында – кызлар, икенче ягында егетләр яшәде. Яшьләр еш кына җыелып кинога бара идек. Бервакыт кинодан кайтканда, туңдым дип, Илһамия өстемдәге кәчтүмемне салдырып алды. Кинодан кайтабыз шулай, юк-бар сөйләшкән булабыз. Пушкин белән Кооператив урамнары чатына җиткәч, ни өйгә кайтып китәргә белмим, ни кыз белән алга атларга. Кайтып китсәм, кәчтүм кала дип, киттем шулай кәчтүмем артыннан. Кыз да ошый, сер генә бирәсе килми, – ди Рамил абый.

Яшьләр өч ел йөреп өйләнешәләр. Егетнең әнисе Әлфия – РАЙПОда икътисад бүлеге җитәкчесе, зур кеше була. Улының колхозчы гаиләсеннән булган гади авыл кызына гашыйк булуын башта бик өнәп бетерми булачак каенана. “Үзе дә ишле гаиләдән, алты бертуганы бар тагын. Эшләмичә бала табып кына ятачак”, – дип чөй кагучылар да булмый түгел. Әнисе “әллә ашыкмыйсыңмы соң?” дигәч, Рамил: “Өйләнсәм, Илһамиягә генә өйләнәм!” – дип кырт кисә. Әнисе дүртпочмаклы өйне зурайту, йорт салу кирәк булачагын да искәртә. Шулай итеп, өйләнешкәндә бер бүлмәле генә булган өй ир һәм хатын көче белән зурая, ныгый. Бүген аларның йорт мәйданы 120 кв.метр тәшкил итә. Биш бүлмәле иркен йортта бөтен уңайлыклар бар.

– Каенанам белән бик тиз дуслашып киттек. Үз кызы сыман яратты мине. “Минем бәхетем өчен генә туган бала булгансың икән, кызым”, – ди иде. Ун ел гына бергә яшәп калдык, иртә китте. Бер-беребезне кадерләп, хөрмәт итеп яшәдек. Гомумән, безнең гаиләдә ирне ир итү, әнигә хөрмәт белән карау төшенчәләре иң беренче урында булды, – ди әңгәмәдәшем.

Эштә дә, өйдә дә гел бергә булган яшь пар бер-берсенә “кадерлем”, “матурым” дип кенә дәшә. Гаиләдә бер-бер артлы туган балалары тормышларын тагын да түгәрәк итә. Илһамия апа читтән торып Казан кооператив техникумын тәмамлый. Кече бухгалтер вазыйфасыннан баш бухгалтерга кадәр үсә. Саннар дөньясында аның кебек иркен йөзүче тагын бар микән?! Ике дистә елдан артык бер оешмада хезмәт куя, тырыш хезмәте өчен хезмәт ветераны исеме дә бирелә. Рамил абый исә шунда ук төзүче, аннары шофер булып эшли, автогараж җитәкчесе була. Бер көенә аккан тормыш күген кургаш болытлар каплап алганын да сизми кала алар. Төпчекләре Раил көзнең җылы иртәсендә мәңгелеккә күзләрен йома.

– Балыкка киткән җиреннән бик нык черки талаган иде үзен. Дару сөртеп карады, файдасы булмагач, хастаханәгә китте. Анда кайнар укол биргәннәр, ә ул бөтенләй кире нәтиҗәгә китергән, бавырына бәргән. Ун көн эчендә җиде операция кичерде. Дәртләнеп яшәр, сөяр-сөелер вакытта мәңгелеккә күзләрен йомды, балакаем. Үз-үземне тынычландырырга тырышсам да, табиблар хатасын гафу итеп булмый. Нигәдер төшемә “Әни, минем йөрәк Казанда калды бит”, дип керә. Аннары: “Минем йөрәкне куйган малай өйләнә икән”, дип тә керде. Көрәшче иде бит, йөрәге көчле булгандыр. Берәрсенә донорлыкка алып, гомерен саклап калган булсалар, сөенәм генә, – ди Илһамия апа.

Улының көрәшеп алган бүләкләрен күз карасыдай саклый алар. Бишенче класста укыганда Минзәләдә узган татарча көрәш бәйгесендә, үз авырлыгында җиңү яулап, бүләккә ваза алган Раил. якыннары әле дә куллана аны. Мөслим авылында гомер итүче әлеге гаилә дүрт дистә елдан артык тату гомер кичерә. Ишегалды тутырып ккош-корт асрыйлар.

– Бергә озын-озак итеп яшәүнең сере – үзара хөрмәт белән яшәүдә һәм сабырлыкта. Беркайчан бер-беребездән көнләшмәдек, арага хыянәт кермәде. Ышанып, яратып яшәдек. Инде алга таба да Ходай тигезлекне насыйп итсен. Балалар, оныклар – безнең иң зур байлыгыбыз, – ди Рамил абый.

Гомер көзләренә бергә кергән, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән парларга карап, күңел сөенә. Киләчәк көннәрегез тагын да матур булсын!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X